Әлмәт таңнары

Ике аяксыз һәм кулында берничә бармаксыз, тәнендә җәрәхәтләре булган иргә 17 елдан соң туган ягына кайтырга әлмәтлеләр ярдәм итә

Кышын Кузайкино участок шифаханәсенә ике аяксыз һәм кулында берничә бармаксыз, тәнендә җәрәхәтләре булган пациент килеп эләгә.

Медицина хезмәткәрләре ярты еллап ирне карап-тәрбияләп торалар, битараф булмаган кешеләр ризык һәм өс киемнәре алып килә.

Кайдан икәнлеген, аның белән нәрсә булганлыгын беркем дә белми. Июнь башында шифаханәгә очраклы рәвештә Гүзәл Зуйкова килеп эләккәч, акрынлап бар да ачыклана башлый.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Реклама

 

 

 

 

 

 

 

 

Гүзәл - күпбалалы әни һәм активист. Ул «Игелекле кешеләр дөньясы» («Мир добрых людей») волонтерлык хәрәкәтен җитәкли. Максим Чепис турында (героебызның исеме шулай) ханым очраклы рәвештә белеп ала.

- Июнь башында бер әбине Кузайкино шифаханәсенә кадәр китерергә туры килде. Юл уңаенда ул биредә янына беркем дә килми торган, туганнары да, документлары да булмаган пациент ятуы турында сөйләде. Мине кызыксыну биләп алды. Урынга килеп җиткәч, әби үз эшләре белән китте, ә мин Максим яткан палатага кердем. Шулай танышып киттек, - дип искә ала Гүзәл.

Волонтер ханым пациенттан бирегә ничек килеп эләгүен сораша башлый, тик тегесе берни дә сөйләргә ашыкмый. Ул үтенгән бердәнбер нәрсә әнисенә шалтырату була. Телефонында зарядкасы беткәнлектән, Гүзәл аның белән элемтәгә керергә вәгъдә итә һәм тагын нәрсәләр кирәк булуын белешә. Ир инвалид коляскасы һәм кесә телефоны сорый.

Волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе өйгә кайтуга интернетта яңа танышы турында мәгълүмат урнаштыра һәм акча җыюны оештырып җибәрә. Ярдәм итәргә теләүчеләр тиз табыла: кемдер телефон вәгъдә итә, ә бер ир инвалид коляскасы сатып алу өчен акча күчерә. Шулай итеп, тамчыдан күл җыела дигәндәй, инвалид егет телефонлы да, коляскалы да, өстәвенә биоурындыклы да була. Моннан тыш, Гүзәл аңа ашамлыклар һәм өс киемнәре дә алып килә.

Яхшылыкны күреп, үзенә начарлык теләмәүләрен аңлап алган Максим Чепис бераз үзе турында сөйли башлый һәм хыялы белән уртаклаша. Әнисе Ставрополь краеның Марьино станицасында яши икән. Ул карт инде - август аенда аңа 85 яшь тула. Баксаң, Максим әнисе белән унҗиде ел күрешмәгән! «Иң зур теләгем - әни белән очрашу», ди ул. Моннан тыш, Максимның кыз туганы да бар икән, әйтүенә караганда, ул Казахстанда яши.

Чит кешенең аянычлы язмышын йөрәге аша үткәреп, Гүзәл аның туганнарын эзләүгә керешә: Максим биргән номер буенча әнисенә шалтырата, тик тоташу мөмкин булмый. Волонтерлар белән бергә ханым Ставрополь крае буйлап хәбәр тарата. Героебызның әнисен чиркәүләр буенча эзлиләр, җирле волонтерлар да кушыла. Югалган фронтовикларны эзләү белән шөгыльләнүче волонтер Оксана Марьино авыл Советына мөрәҗәгать итә - әнисен эзләп табалар. Максимның кыз туганы Лариса Соколова да табыла. Ул әнисен карау өчен станицага кайткан һәм хәзер аның белән бергә яши икән.

Лариса Гүзәл белән элемтәгә керә һәм абыйсын өйгә кайтаруда ярдәм итүләрен үтенә. Соңыннан бу процесска бөтен шәһәр диярлек кушыла. Волонтерлардан тыш, активист ханымга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Кузайкино авыл җирлеге администрациясе, «Опека» оешмасы, социаль яклау идарәсе, хатын-кызлар советы, паспорт өстәле һәм эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре дә булыша. Нәтиҗәдә яшәү урынына кайту мөмкинлеге бирә торган вакытлы документны оператив рәвештә ясыйлар. Әмма монда тагын бер проблема килеп чыга: самолетка билетлар кыйммәт булу сәбәпле, тагын акча җыю турында игълан итәргә туры килә. Илебезнең төрле почмакларыннан битараф булмаган гражданнар ярдәме белән кирәкле сумма 15 минут эчендә туплана.

Бу акчаларга Гүзәл һәм волонтерлар самолетка билет броньлыйлар, билет өчен һәм илтәчәк машина өчен түлиләр, күчтәнәчләр алалар. Инде 11 июльдә волонтер ханым ире белән бергә Максимны шифаханәдән барып алалар да аэропортка кадәр озатып, озата баручының кулына тапшыралар. Мәскәүдә исә аны башка волонтерлар каршы ала һәм Минеральные Водыга кадәр самолетка утыртып җибәрә. Ә анда инде Максимны

кыз туганы Лариса белән дин әһелләре каршы ала. 11 еннән 12 июльгә каршы төндә Максим әнисе белән күрешү бәхетенә ирешә!

- Туганнарым мине җылы каршы алды. Күз яшьләрсез булмады, әлбәттә. Сөйләшеп сүзләр бетмәде - ничә еллар күрешмәгән идек бит! Ә Гүзәл Зуйковага рәхмәтнең иң зурысы! Ул минем хыялымны тормышка ашыручы! Үзе дә, балалары да сәламәт булсыннар! - диде безгә Максим Чепис.

Ир үзенең тормышы турында бик сөйләмәде. Шунысы мәгълүм: 2004 елда ул кече ватаныннан акча эшләргә дип Омскига киткән булган. Производствода авария килеп чыкканнан соң инвалид калган: кислород баллоны шартлап, янәшәдәге чүпләр аның аякларын һәм бармакларының бер өлешен өзгән. Безнең якларга килеп чыкканчы Максим күпмедер вакыт монастырьда яшә-гән. Әлмәткә ничек килеп эләгүе хакында сөйләмәде. Аның күпне кичергәне һәм кешеләрдән курка башлаганы күренеп тора. Шуны аңлап, без сораш-тырулар белән аның тең-кәсенә тимәдек. Иң мө-һиме - азагы сөенечле!

Бу вакыйгада төп роль-не уйнаган волонтер Гү-зәл Зуйкова сүзләренә караганда, ирнең язмышы иртәрәк тә хәл ителә алган булыр иде. Тик безнең җәмгыятьтә ярдәмгә мох-таҗ кешеләргә игътибар җитенкерәми шул. Соранып утыручыларны күргәндә, без аларга тиен акча ыргыта, я булмаса азык-төлек тәкъдим итә алабыз. Ә бу кешеләрнең нилектән шундый хәлгә калганы күпләребезне кызыксындырмый. Волонтер ханым һәрберебезне битараф булмаска чакырды:

- Кайчандыр мин үзем дә «кешенеке - кештәктә» принцибы буенча яши идем. Ә берничә ел элек катлаулы хәлгә тарыдым һәм Тәңрегә мөрәҗәгать итеп, дин юлына кереп киттем. Хәзер исә җир йөзендә авыр язмышлы кешеләр күп икәнен аңлыйм. Күбесенә безнең ярдәм кирәк. Битараф булмасак, дөнья яхшы якка үзгәрер иде.

Шул ук вакытта Гүзәл Әлмәттә олы йөрәкле, изге күңелле кешеләр күп булуын әйтте. Максим Чеписның тарихы - моңа ачык дәлил.

 

Таня Шамбер

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: