Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле онлайн биржада миллион сумнан артык акчасын югалткан

Полиция 50 яшьлек әлмәтлене алдаган мошенникларны эзли.

Зыянның гомуми  суммасы 1 миллион сумнан артып киткән. Бу сумманы хатын-кыз акча эшләү максаты белән сарыф иткән, ә акчаларны кире чыгара алмаган. Зыян күрүчегә 15 июнь көнне үзен Елена дип таныштырган кеше шалтырата һәм  өйдән чыкмыйча, онлайн акча эшләргә тәкъдим итә.

Әлмәтлегә тәкъдим кызыклы булып тоела һәм ул алга таба хезмәттәшлек итәргә ризалаша.

Бераздан аның белән телефон аша «брокер фирмасы директоры» элемтәгә керә, ул хатын-кызны биржада акча эшләргә өйрәтә башлый. Ул аны кредит рәсмиләштерергә һәм бу акчаларны «бизнес» дип атала торган урынга салырга күндергән . Хатын төрле банкларда 1 097636 сумлык өч кредит рәсмиләштергән һәм билгесез кешеләргә, күрсәтелгән счетка акчасын күчергән. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, "брокер платформа"сы көн саен аңлашылмый торган графикларны чыгара, счетта күпме акча бар икәнен күрсәтә һәм табышка фараз биә.


«Брокер» белән аралашу кертелгән акчаларны кире кайтарырга теләгәч бетә. Зыян күрүче керткән акчаларын кире алырга тели һәм ир-ат элемтәгә керүдән туктый. Хатын аны алдаганнарын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса