Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дәүләт алкоголь инспекциясенә әлмәтлеләр төрле сораулар белән еш мөрәҗәгать итә

- Мин кибет киштәсеннән коньяк алып, кассага таба барганда, янымнан узып баручы бер ханым идәндә өелеп торган тартмаларга абынды һәм ирексездән миңа килеп бәрелү сәбәпле, кулымдагы эчемлек идәнгә төшеп ватылды. Сатучы коньяк акчасын барыбер миннән түләтте. Бу очракта ул хаклы идеме?

Кибеттән теге яки бу товарны сатып алып, аны кире кайтару яки товарның кулдан төшеп ватылу оч-ракларында нишләргә? Бу уңайдан кулланучыларның хокуклары ни рәвешле яклана? Әлеге һәм башка сорауларга ТР дәүләт алкоголь инспекциясе җавап бирә.

- РФ Гражданнар кодексының 459 нчы маддәсендә күздә тотылганча, «Әгәр сату-алу килешүендә башкасы каралмаган булса, товарның очраклы ватылуы яки очраклы зарарлану куркынычы сатып алучыга закон яки килешү нигезендә сатучы товарны сатып алучыга тапшыру буенча үз бурычын үтәгән мизгелдән күчә».

РФ Гражданнар кодексының 493 нче «Ваклап сату-алу килешүе формасы» маддәсендә исә болай диелә: «...ваклап сату-алу килешүе сатучыга касса чегы яки товарга түләүне раслаучы башка документ биргәннән соң тиешле формада төзелгән дип санала».

Димәк, сез очраклы рәвештә ватылган товар өчен түләргә тиеш түгел. Ватылган товар өчен акчаны кибет бары тик суд аша гына түләтә ала. Моның өчен сатучы сезнең әлеге товарны аңлы рәвештә алып бәреп ватуыгызны исбатларга тиеш булачак. Әгәр дә инде кибеттә үк сатучы сезгә бу гаепне такса, аңа моны суд аша гына исбатларга мөмкин булачагын искә төшерегез.

Административ хокук бозулар турында кодекс аңлы рәвештә кеше милкен юк ит-кән һәм зыян китергән өчен җаваплылыкны күздә тота. РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.17 нче «Чит милекне юк итү яки зыян китерү» маддәсендә «аңлы рәвештә юк итү яки чит милеккә зыян китерү өчен, бу гамәлләр шактый күләмле булмаса, өч йөз сумнан биш йөз сумга кадәр административ штраф каралган».

Сатып алучы товарны тотып торганда кинәт төшереп җибәрсә, сәүдә залында, аек булмаган хәлдә, сугышып яки йөгереп, шешәне кулыннан стенага яки идәнгә аңлы рәвештә атып бәреп, товарга зыян салган очракта үзе гаепле була. Монда инде ул кылынган зыян өчен тулысы белән түләргә тиеш.

Кибет эчендә йөрү урыннары тар, нормаларга туры килми яки идәндә төрле тартмалар өелеп ята икән, димәк, бу очракта һичшиксез кибет гаепле санала. Моннан тыш стеллажлардагы товар тиешле дәрәҗәдә ныклы һәм төшеп китмәслек итеп куелмаган һәм сез бер шешәне алгач, бар конструкция җимерелеп төшә икән - бу очракта да кибет гаепле була.

Кибеттәге юеш идәнгә сөртенеп китеп, кулыгыздагы товар төшеп ватыла икән - бу юлы да сез гаепле түгел. Касса янындагы лентага куелган товар шуып төшеп киткән очракта да кибет үзе гаепле булып чыга. Моның өчен сездән бер тиен акча да алырга тиеш түгелләр. Әгәр дә кибет администрациясе сездән товар өчен килгән зыянны түләтергә тели икән, акт төзүләрен сорагыз. Әлеге документта тәфсилләп товарның ни сәбәпле ватылуы хакында язарга онытмагыз. Ике шаһиттан кул куйдырту зарур. Шунда ук товар өчен түләмәячәгегезне, ситуацияне бары тик суд аша гына хәл итәчәгегезне белдерегез.

Шушындый һәм башка төрле хәлләр килеп чыкканда кибет администрациясе хезмәткәрләре түләмичә чыгармаячагын белдергән очракта, аларга РФ Җинаять кодексының 203 нче маддәсе турында искәртегез. Ул шәхси сак предприятиесе (ЧОП) хезмәткәрләренең вәкаләтләрен арттырган өчен җиде елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

 

Резеда Исмәгыйлова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса