Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гаилә дигән зур корабны аудармасын дулкыннар

Ел саен 8 июльдә илебез Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп уза. Бу истәлекле көн яшь буында гаилә кыйммәтләренә карата хөрмәт-ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.

Татарстанда элек-электән килгән гаилә кануннарын саклауга, ишле гаиләләрнең абруен күтәрүгә, аларны социаль һәм хокукый яктан яклауга шактый игътибар бирелә.

Демографик сәясәт, ныклы гаилә корып яшәү, ата-ана, бала хокукларын яклау һәрдаим игътибар үзәгендә.

Әлмәттә гаиләләр өчен төрле чаралар, акцияләр, бәйрәмнәр оештырыла. Традиция буенча быел да Әлмәт муниципаль районының иң үрнәк, тату гаиләләрен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләү тантанасы узачак. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова белдерүенчә, иң матур һәм үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе ул. Аның үз символы да бар. Медаль ромашка чәчәкләре рәвешендә ясалган. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең девизы яратырга һәм сакларга дигән сүзләрне үз эченә ала. Быел да тантанага шундый үрнәк, озак еллар иңне-иңгә куеп яшәгән гаиләләр чакырылган. Алар арасында 55 ел бергә гомер кичерүче Баһаветдиновлар да бар. Гаилә башлыгы Тәлгать абый һәм аның тормыш иптәше Рауза апа икесе дә Магнитогорск шәһәрендә туып-үскән. Бер мәктәптә, бер сыйныфта укыганнар. Тәлгать Баһаветдинов мәктәпне тәмамлап, югары белем алганнан соң, металлургия комбинатында эшләгән. Гаилә Әлмәттә 1972 елдан бирле яши. Тәлгать абый СНЭРСта мастер булган, аннан соң «Татнефть-РЭТО», «ТаграС-ЭнергоСервис» предприятиеләрендә хезмәт куйган. Лаеклы ялга чыккач та озак еллар предприятиедә ветераннар советын җитәкләгән. Әле дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Рауза ханым белән бергә ике бала үстереп, оныкларының кадер-хөр-мәтен күреп, оныкчыклары өчен куанып яшиләр.

Гаилә - үз кагыйдәләре, гореф-гадәтләре белән яшәүче кечкенә дәүләт ул. Аны һәркем үзенчә кора. Гаиләнең төп нигезен ир кеше төзесә, хатын балалары белән бу нигезне ныгыта, матурлый. Рауза ханым - тормыш иптәше Тәлгать абыйның ныклы терәге. Ул үзенең акыллы киңәшләре, уй-фикерләре белән гаилә иминлеген һәм тынычлыгын саклый, тормышка ямь бирә.

Рауза Баһаветдинова бар гомерен укытучы хезмәтенә багышлап, балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән күркәм шәхес. Укытучы-методист буларак, татар гимназиясендә, аннан соң татар-төрек лицеенда эшли. Лаеклы ялга чыккач, лицей газетасының мөхәррире дә була. Бөтенроссия мәктәп массакүләм матбугат чаралары бәйгесендә катнашып, икенче урынны да яулый. Рауза ханымның Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бихисап. «Хезмәтеңә югары бәя бирелгәндә эшлисе генә килеп тора. Күңел күтәренке, гаиләдә дә тынычлык хөкем сөрә», - ди ул.

Баһаветдиновлар - 55 ел гомер иңне-иңгә куеп, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны уртаклашып, матур гына гомер көзләренә килеп кергән гаилә. Икесенә дә бүген 78 яшь. Олыгаеп баруларына да карамастан, күңелләре белән яшь алар. Аларга ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм шатлыклы мизгелләр теләп калабыз.

Өегездә балалар, онык- оныкчыклар тавышы яңгырап торсын, икегез дә бәхетнең иң югары катларында яшәгез!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса