Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 8 кеше тиешле булмаган урыннарда коенган өчен штрафка тартылган

Быел җәй Әлмәт районында ике кеше батып үлгән.

Коену сезоны башланганнан бирле Әлмәт районында 8 кешене моның өчен җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен штрафка тартканнар. Мондый чаралар кеше гомерен саклап калу өчен кирәк. Быел республикада 40тан артык кеше батып үлгән инде. Әлмәт районында — 2.

Коткаручылар  шәһәр һәм район сулыклары буйлап рейдларны көн саен уздыра.Кышын — балыкчылар өчен белешмәлекләр, җәен-суга тиешле булмаган урыннарда чумарга яратучылар өчен белешмәлекләр тараталар. Бу җәй эчендә республикада 40тан артык һәвәскәр йөзүче һәлак булган.

Әлегә шәһәрдә коену өчен рөхсәт ителгән бердәнбер урын шәһәр пляжы гына. Анда су коену өчен барлык уңайлыклар да,  буйкалар да, җиһазландырылган коткаручылар посты да бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса