Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

"Татнефть" өлкәннәрне кайгырта

«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчелеге һәм ветераннар советы үз ветераннарын гел кайгыртып торалар.

Шушы көннәрдә идарә вәкилләре төбәгебездә нефть тармагын күтәрүчеләрнең берсе булган тыл хезмәтчәне Флюра Әюпованы 90 яшьлек юбилее белән котларга килде.

Флюра Әюпова 1931 елның 29 июнендә Башкортстан АССР Туймазы районының Төмәнәк авылында ишле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аңа 10 яшь тулганда Бөек Ватан сугышы башлана. Гаилә башлыгын фронтка алалар. Кечкенә кызчык булдыра алганча әнисенә ярдәм итәргә тырыша: күрше колхоз басуларына барып черек бәрәңге җыя, утын һәм башка әйберләр сата. 12 чакрым юлны еш кына яланаяк һәм ач килеш үтәргә туры килә аңа.

Флюра Әюпова ул дәһшәтле елларда яшәү ничек авыр булганын еш искә ала. Үзәккә үткән ачлык, ялангачлык, югалтулар... Ә инде Җиңү хәбәрен ишеткәч, шатлыкның чиге булмый. Авылдашлар бер-берсе белән кочаклашалар, бәхеттән күз яшьләрен тыя алмыйча елыйлар.

Сугыштан соң тормыш җиңеләя, әмма күпкә түгел. Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаган Флюра Миннеәхмәт кызы колхозда эшли башлый һәм өйдәгеләргә дә булыша. Ул вакытта һәр хуҗалыкка казнага билгеле бер күләмдә продукция: йомырка, ит, сөт һәм бәрәңге тапшыру бурычы йөкләнә. Ә кемнәрдә алар юк, сатып алырга һәм үзләренә ачлы-туклы яшәргә туры килә.

Көннәрдән беркөнне Флюра үз тормышын нефть сәнәгате белән бәйләргә карар итә һәм абыйсы киңәше буенча икенче нефть промыселына үлчәүче өйрәнчеге булып эшкә урнаша, ә соңрак нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехына күчә. Хезмәте җиңелләрдән булмый, бөтен эшне кулдан башкаралар. «Ничекләр чыдадык икән?!» - бүген хезмәт ветераны ул чорларны искә алганда шулай дип гаҗәпләнеп тә куя. Чөнки нефтьне хәзерләү технологиясе буенча әллә ни белемнәре юк, ул зур күләмдә килә, аны трактор каешы ярдәмендә суырталар, махсус кием турында сүз дә булмый. Әмма берәү дә авыр дип зарланмый, һәркем үз вазифаларын намус белән үтәргә тырыша.

Тәҗрибә туплаганнан соң, Флюра Миннеәхмәтовна Төньяк-Әлмәт товар паркына өлкән оператор булып күчә, анда лаеклы ялга чыкканчы - 33 елдан артык эшли. Хезмәте «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең мактаулы нефтьчесе», «Һөнәре буенча иң яхшы эшче», «Социалистик ярышта җиңүче» дигән югары исемнәр белән билгеләп үтелә. Ул Татарстан АССР Югары Советы Президиумының, «Татнефть» ААҖ, «Әлмәтнефть» идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә, ә фотосурәте озак еллар идарәнең Мактау тактасын бизи.

Бүген ул бәхетле әни, сөекле әби һәм яшәү дәртен, тормыш энергиясен югалтмаган дәү әби дә. Үзенең 90 нчы туган көнендә героебыз озак яшәү сере белән уртаклашты, үзе өчен төп этәргеч көч һәрвакытта да хезмәт һәм юк-барга да сөенә белү икәнлеген ассызыклады.

Юбилярның кызы Роза Әюпова да әлеге фикер белән килешә:

- Бу - искиткеч буын, нәкъ менә алар безне тормышны яратырга өйрәтте. Әнием көчле рухлы, нык ихтыярлы кеше. Авырлыклар аны чыныктырган гына дигән хис туа миндә. Ул миңа күп нәрсә бирде, иң мөһиме - якыннарым турында кайгыртырга, хезмәтне яратырга һәм тормышта үз юлыңны сала белергә өйрәтте.

Нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехының ветераннар советы рәисе Әлфия Хәбибуллина сөйләвенә караганда, Флюра Миннеәхмәтовна цехта нефтьче-хәзерләүчеләрнең беренче буыны вәкиле була. Нәкъ менә алар кулы белән предприятиегә нигез салына. Флюра Әюпова үзенең тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм грамоталылыгы белән коллективта дан тота. Өлкән оператор буларак, бүген инде «Әлмәтнефть» идарәсе белгечләре булып җитешкән яшь хезмәткәрләргә тәҗрибә һәм белемнәрен тапшыра. Шул рәвешле предприятие тормышына һәм тарихына бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса