Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт шәһәрендә 8 пар игезәк сабыйлар тууы теркәлде

30 июнь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГСында 8 пар игезәк сабыйлар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Трошкин Олег Алексангдр улы һәм Светлана Вячеслав кызы гаиләсендә булды. 29 июнь көнне аларның малайлары һәм кызлары туган. Яңа туган сабыйларга  Тимофей  һәм Мира исемнәре кушканнар.


Игезәкләр туу белән  гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.


ЗАГС белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан республикасы президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.


Балаларның акыллы, талантлы, сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса