Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең полиция хезмәткәре буада батучы кызларны коткарган

Ленар Дәүләтшин Алабугада очраклы рәвештә була. Ул анда үзенең туганын илтергә барган була. Алар шәһәр буйлап йөриләр һәм истәлекле урыннарны карыйлар.

Полиция майоры Ленар Дәүләтшин 7 июнь көнне Алабуга янында Шишкин буасында 10 һәм 8 яшьлек ике кызны коткарган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Кич Шишкин буалары янында парк буйлап йөрергә булдык. Паркта беркем дә юк диярлек, бездән 300 метр ераклыкта яр буенда балалар — шул кызлар уйнап йөри иде. Кинәт аларның берсе суга төште, икенчесе сеңлесенә ярдәм итәргә тырышты һәм суга чумды", — дип сөйли полиция майоры.

Ленар  туганы белән шунда ук ярдәмгә йөгерәләр. Бу вакытта бер кыз су астына китә башлаган инде. Полиция майоры баланы тиз таба, кулын эләктереп ала һәм ярга таба бара, анда аңа уганы ярдәм итә. Шуннан соң полиция хезмәткәре шунда ук икенче кыз артыннан йөзә.

"Кызлар шок хәлендә иде һәм, әлбәттә, курыкканнар иде. Бәхеткә, алар бу сазлыклы суга гына егылган иделәр. Йөзләре ләмгә батса да сулый алалар иде. Без ашыгыч ярдәм чакырдык һәм балаларны медикларга тапшырдык. Нинди могҗиза! Аллага шөкер, без бу урында һәм бу вакытта шунда идек! Мөгаен, һәркем безнең кебек аларны коткарыр иде", - дип сөйләде Ленар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса