Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Газета укучылар яза

Хәерле көн, безнең яраткан «Әлмәт таңнары»!

Кешене шатландырырга күп кирәкми икәнен белә идем. Сез тагын бер кат расладыгыз. Әниебез Лена Вәлиәхмәтова 85 яшенә җитеп беренче тапкыр «Әлмәт таңнары» аша яу кырыннан кайтмый калган әтисенә - бабабызга хат юллаган иде. Хаты басылып чыкканнан соң әниебезнең шатланганын күрсәгез. Ничә еллар күңел түрендә җыелып килгән, канлы яшь булып укмашкан төере эреп юкка чыккан кебек булды. Әйтерсең лә, әтисенең алдына утырып бөтен хәсрәтен бүлеште, бар шатлыгы белән уртаклашты. Сезнең газетаны кулыннан да төшермичә, елый-елый кат-кат укып чыкты. Рәхмәт сезгә, «Әлмәт таңнары»! Сез чыннан да таң җиле булып укучылар күңеленә рәхәтлек алып киләсез.

 

Әниебез исеменнән кызы Гөлнара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса