Газетага язылып бүләкле булды
Халыкта «Кәҗәсе түгел - мәзәге» дигән гыйбарә яшәп
Чыннан да, ярыш-бәйгеләрдә, төрле кызыклы чараларда катнашып нәрсә отуыңда, нинди бүләк алуда түгел хикмәт. Кеше күбрәк эчке халәте кушканга, җаны теләгәнгә катнаша.
«Газетабызга языл һәм бүләк от!» акциясе кысаларында «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталары редакциягә килеп язылучылар арасында да шундый бүләк уйнатты. Бу үзенә күрә бер уен да, укучыларны газетабызга җәлеп итә торган замана таләбе дә. Акциянең спонсоры «Купец» кибете.
Бүләк иясе даими укучыбыз Нәзифә ханым Ахимова булды.
- Газетагызның һәр санын көтеп алам. Бер язманы да калдырмыйча укып чыгам. Бик кызык-лы, мәгънәле газета. Башкаларга да язылырга тәкъдим итәм, - диде Нәзифә Зиятдин кызы.
Без исә, үз чиратыбызда, бүләк иясен чын күңелдән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык сезгә!
Әле кем язылмаган, аларны газетабызга язылырга чакырып калабыз. Килегез, язылыгыз, укыгыз! Безнең белән бергә булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа