Ветераннар турында кайгырту – компаниянең йөзе
«Кеше күңеле пыяла, нык кагылсаң уала», ди халык мәкале. Чыннан да, кешегә, бигрәк тә өлкән буын вәкилләренә әллә ни күп тә кирәкми.
Һәркемгә ягымлы караш, җылы сүз, кешечә мөнәсәбәт җитә. «ТаграС-РемСервис» компаниясе бу җәһәттән бик күпләргә үрнәк булып тора.
Компаниядә эшләп чыккан һәр хезмәт ветераны игътибар үзәгендә. Узган шимбә шәһәребезнең үзәк паркында үткән «Сәламәтлек көне» моны ачык күрсәтте.
Чара паркның төп сәхнәсендә профсоюз комитеты рәисе Айрат Даутовның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Ул ветераннарга «ТаграС-РемСервис» компаниясе җитәкче Айрат Фикус улы Закировның җылы сүзләрен, теләкләрен җиткерде.
«ТаграС-РемСервис» (элек «Татнефть-РемСервис») бүген Рәсәй күләмендә нефть һәм газ сәнәгате инфраструктурасын үстерү, геологик разведка, төзекләндерү һәм үсеш буенча нефть сервисы хезмәтләренең тулы комплексын тәкъдим итүче «ТаграС» Холдингының дивизионы булып тора. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, үз технологияләрен һәм җиһазларын кулланып, комплекслы карарлар гамәлгә ашырыла. Югары квалификацияле белгечләр белән скважиналар сайлап алу, ГРПны модельләштереп үткәрү буенча зур тәҗрибә тупланган.
Һөнәри эшчәнлек белән беррәттән, өлкәннәр турында кайгырту да җитәкчелекнең игътибар үзәгендә. Шәһәр паркы компания хезмәткәрләре – яшьләр, хезмәт ветераннары белән гөрләп тора. Алардагы дәрт, энергия йөзләренә чыккан. Һич кенә дә лаеклы ялдагы өлкәннәр дип әйтергә тел әйләнми.
Менә, яшь кызлардай җитез бер ханым тамаша кылып утыручыларны физик күнегүләр ясатып, тәннәрен яздырып алды. Йөзеннән елмаю китмәгән бу ханым үзен Рамия Чирскова дип таныштырды.
– Ун ел элек мин әлеге компаниядә әйдәп баручы инженер булып эшләгән идем. Лаеклы ялга киткән хезмәткәрләргә шундый бәйрәмнәр оештыру – бик матур күренеш. Моның өчен без компаниягә бик рәхмәтле. Без монда элеккеге коллегалар белән очрашабыз, үткәннәрне искә төшерәбез. Гомумән, компания үзенең пенсионерлары өчен күп чаралар оештыра: бәйрәмнәр, кичәләр, төрле урыннарга экскурсияләр. Барлык ветераннар, пенсионерлар исеменнән компания җитәкчелегенә, шәхсән Айрат Фикусович Закировка, профсоюз комитеты рәисе Айрат Даутовка һәм ветераннар советы рәисе Зәйфәр Вәли кызы Кадыйровага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Узган ел пандемиягә бәйле рәвештә спорт залларына җыелу мөмкинлеге булмады. Шуңа без мондый спорт күнегүләрен паркта уздыра башладык. Менә инде бер елдан артык шөгыльләнәбез. Хәзер безнең ветераннарның залларга барасылары да килми. Чөнки парк искиткеч матур, уңайлы, – дип сөйләде ул.
Профсоюз комитеты рәисе, хезмәткәрләрдән дә ныграк сөенеп, аларның һәр уңышына куанып читтән генә күзәтеп тора. Айрат әфәнде үзе бу чара турында:
– Әлеге «Сәламәтлек көне» дип аталган бәйрәм чарасы нигездә барлык хезмәткәрләр өчен. Бу бер тапкыр, очраклы гына була торган чара түгел. Һәр ел саен оештырыла. Тик узган ел ветераннарыбыз белән очраша алмадык. Хәзер бит прививка ясату чаралары бара. Шул ук вакытта бүгенге бәйрәм аларга яшәү стимулы да бирә. Алар бер-берсе белән аралашалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар, борчулары белән бүлешәләр. Гомумән, компания тормышы белән яши безнең ветераннарыбыз. Әлеге чарада шулай ук компаниянең яшьләре, активистлар катнаша. Алар ветераннар өчен төрле ярышлар, уеннар әзерләделәр. Әлбәттә, ярышларның җиңүчеләре дә билгеләнәчәк.
Профсоюз комитетының ветераннар өчен спорт өлкәсендә нигезләмәсе бар. Безнең ветераннар советы бик көчле. Аны Зәйфәр Кадыйрова җитәкли. Район һәм республика күләмендә үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашалар безнең ветераннар. Һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар.
Ветераннар социаль яктан да якланган. Махсус программалар нигезендә безнең ветераннар ял йортларына, санаторийларга, сәламәтләндерү үзәкләренә юлламалар белән тәэмин ителә. Без аларга исәнлек-саулык, күңелләренең һәрвакыт күтәренке булуын телибез, – диде.
Әйе, кемгә генә карасаң да, йөзләрендә елмаю, күзләрендә очкын янып тора. Ветераннар 4 командага бүленеп, бер-берсен уздырырга тырышып төрле ярышларга йөгерәләр. Сикерү, боҗралардан пирамидалар җыю, төрле эстафеталарда катнашу аларга тән сихәте дә, җан рәхәте дә бирә.
Сәхнәдә исә дәртле җырлар агыла. Ветеран йөрәге ничек түзсен, алар дәррәү биюгә кушылалар. Бәйрәм җиңүче командаларны бүләкләү белән тәмамланды.
Ханымнар, бер-берләрен уздырып, бәйрәм шатлыгы белән уртаклашырга ашыктылар.
Валентина Финина:
– Әлеге бәйрәм – ветераннарны компания белән элемтәдә тоту өчен бик яхшы чара. Лаеклы ялга киткән бер кешене дә онытмыйлар. Рәхмәт аларга.
Алсу Булатова:
– Профсоюз комитеты, ветераннар советы һәм яшьләр комитеты безнең һәркайсыбызга лаеклы ялда да тормышның, яшәүнең дәвам итүен һәрвакыт искәртеп торалар. Эшләгәндә тормышка ашыра алмаган хыялларны чынга ашырырга мөмкинлек бирәләр. Профком рәисе әйтеп үткәнчә, әгәр кеше эшләгәндә актив булган икән, ул бүген дә шул активлыгын югалтмый.
Раян Әхмәтшин, «РемСервисТранспорт» ҖЧҖ ЦПОсы мастеры:
– Яшьләр комитеты әлеге чараны уздыруда профсоюз комитетына булыша. Яшьлекләрен компаниягә биргән ветераннарга үзебезнең рәхмәтебезне, хөрмәтебезне күрсәтергә тырышабыз. Күбесен беләбез, алар белән даими аралашып торабыз. Без алар белән горурланабаз. Алар һаман да активлар. Төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашалар, «Яшел фитнес» ка да йөриләр. Алардан яшәү көче ташып тора.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа