Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле башка кеше исеменә 80 мең сумга якын кредит алган

Әлмәттә яшәүче бер ханым башка кешегә 80 мең сумга якын кредит рәсмиләштергән һәм судка эләккән, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте.

Узган елның февралендә ул алдау юлы белән шәһәрнең бер кәрәзле салонында  зыян күрүче исеменнән кредит килешүе төзи. Ул лимитны тагын 9 800 сумга арттыру мөмкинлеге белән 70 мең сумга якын кредит лимиты булган банк картасын ала. Шул ук көнне хатын картаны активлаштыра һәм 80 мең сумга якын акча урлый. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный.

Әмма судта зыян күрүче җинаять эшен туктатуны сорый, чөнки хөкем ителүче аңа килгән зыянны каплаган һәм гафу үтенгән. Шул ук үтенеч белән судка банк ягыннан зыян күрүченең вәкиле мөрәҗәгать иткән, чөнки яклар арасында килешү булган, ә кредит түләнгән.

Суд карары белән җинаять эше туктатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса