Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Муса Җәлилнең оныгы белән очраштылар

27 апрель көнне Ф.Яруллин ис. Әлмәт музыка көллиятендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Михайловна Малышева һәм оныкчыгы Елизавета Малышева-Җәлил белән “Буыннар хәтере” дип аталган очрашу булды.

Әлеге очрашу “Россиянең яшь талантлар фестивале кысаларында “Яңа исемнәр” фонды стипендиатлары исеме астында үтте.


Очрашуны “Яңа исемнәр” фонды вице-президенты Александр Арутюнович Петросян ачып җибәрде.


Татар халкының батыр улы Муса Җәлилнең батырлыгы берәүне дә битараф калдырмый. Җәлилнең Казандагы музей-фатиры директоры Назирә Фәттахова бик мавыктыргыч итеп әлеге музейның оешу тарихы, андагы экспонатлар, М.Җәлил һәм аның батырлыгы турында сөйләде. Әлбәттә, иң истә калганы каһарман-шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышеваның истәлекләре булды.


Татьяна Малышева музыкант, педагог, “Арт-линия” музыкаль проектлар җитәкчесе. Елизавета Малышева – Җәлилгә 13 яшь. Ул Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенең скрипка классында укый.


Ни кызганыч, Җәлилнең оныгы төс-кыяфәте белән татарга, бабасы Мусага охшаса да татарча белми.

 

Бабагызның шигырьләрен татарча оригиналда укыйсыгыз килмиме, дигән соравыма, урыс телендә укыганда да мин шагыйрьнең рухи халәтен яхшы аңлыйм, диде ул. Ә бит әсәрне оригиналда укысаң, башкача кабул итәсең, диләр. Билгеле булганча, Җәлилчеләр Коръән тотып хушлашканнар. Тик оныгының, “Мин православие динендә” диюе генә күңелдә төер калдырды. Дөнья шулай үзгәрәдер инде. Ә Җәлил батырлыгы үзгәрми, ул үлемсез!

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса