Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә электр самокатлары прокатын башлап җибәрү планлаштырыла

Инстаграмдагы туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов  бүгенге көндә берничә электр самокатлары арендасы компаниясе белән сөйләшүләр алып барылуын хәбәр итте.

Озакламый шәһәрдә электр самокатлары прокаты эшли башлаячак.


Район башлыгы әлеге хәрәкәт җайланмасында шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте. Җәяүлеләр юлында самокатта йөрүчеләр белән җәяүлеләр арасында конфликтлар булмаса гына, әлеге проект эшләячәген әйтте Тимур Нагуманов. 


Хәзерге вакытта шәһәрдә  70тән артык яңа велосипед бар, аларны арендаларга мөмкин. Арендага алырга мөмкин булган велосипедларның  саны да артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса