Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-кабул итү узачак

Онлайн кабул итү 14 майда узачак.

14 майда Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге тарафыннан алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырыла.

Әлмәтлеләр алиментлар түләтүгә бәйле сорауларны  видеоконференцэлемтә режимында бирә алачак.


Кабул итүгә 8(843)514-92-21 телефоны буенча язылырга мөмкин. Кабул итүгә язылган гражданнар яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегенә килеп, турыдан-туры идарә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алалар.


Исегезгә төшерәбез, алиментларны түләттерү мәсьәләләре буенча гражданнарның беренче онлайн-кабул итүе 2 апрельдә узды. Яңа формат бик күпләрне  җәлеп итте. Видеоконференцэлемтә режимында 30дан артык татарстанлы кабул ителде. Тагын берничә кеше телефон аша консультацияләр алды, алар арасында башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә бар иде.

Татарстан республикасы баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева хәбәр иткәнчә, чараның үзенчәлеге шунда ки, кабул итүдә башкарма производстволар буенча күрсәтмәләр ала торган структур бүлекчәләр башлыклары катнаша.


Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса