Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Очрашулар дәвамлы булсын

«Әлмәт таңнары» редакциясе коллективы шәһәребезнең «капкасы» саналган Габдрахман авылында кунакта булып кайтты.

Районыбызның иң төзек торак пунктларыннан берсе данлыклы шәхесләргә һәм талантларга бай. «Әлмәт таңнары» газетасының иң актив әбүнәчеләре дә биредә яши.

Габдрахманлылар - телебезне, динебезне, җыр-моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, милләтебезне саклаучылар һәм яклаучылар дисәм, бер дә арттыру булмас.

Габдрахман - Россия картасында авыл кешесе тормышы өчен Европа дәрәҗәсендәге яшәү шартлары тудыра алган бердәнбер торак пункттыр, мөгаен. Кем ышанмый - шул үзе килеп күрә ала. Биредә белем алу өчен менә дигән мәктәп, балалар бакчасы, спорт белән шөгыльләним дисәң, бассейнлы спорткомплекс, хоккей корты һәм башка күп кенә заманча көнкүреш биналары бар. Мәчет, мәдрәсә, музей - үзенчәлекле архитектура үрнәкләре.

Әлбәттә, болар барысы да шушы авылда туып-үскән мәртәбәле шәхесләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Авыл җирлеге өчен янып-көеп, аның киләчәген кайгыртучы Тәхаветдиновлар, Җәләевләр гаиләләренә һәм авыл җирлеге башлыгы Равил Мотаһировка чиксез рәхмәтле габдрахманлылар. Авыл кешеләре белән очрашуыбыз да нәкъ менә әлеге шәхесләрнең тырышлыгы, ярдәме белән заманча төзекләндерелгән уникаль Мәдәният йорты бинасында урнашкан китапханәдә барды.

Шуны ассызыклап узасы килә, еллар дәвамында илебездә, шул исәптән тормыш-көнкүрешебездә исәпсез-хисапсыз үзгәртеп корулар, төрле күңелле һәм шул ук вакытта күңелсез вакыйгалар булуга да карамастан, Габдрахман үзенең мәдәният учагын вакытлыча гына булса да сүндермәде. Җәүдәт ага Икътисамов, Нияз абый Фәрхетдиновлар кебек остазларның эшен бүген бик талантлы, милли җанлы, асыл егетләрнең берсе Айдар Газизуллин дәвам итә. Авыл халкы аны алга карап фикер йөртә белгәне һәм заманча карашлы, оештыру сәләтенә ия булганы өчен ярата һәм хөрмәт итә.

Редакция хезмәт-кәрләре белән күрешергә Габдрахман авылының абруйлы шәхесләреннән берсе - 1972 елдан башлап Габдрахман авыл Советын 25 ел дәвамында җитәкләгән Наҗия апа Мәүлетбаева, шагыйрә Гүзәлия Галләмова, китапханә мөдире Ләйлә Кадыйрова, музей мөдире Эльмира Исмәгыйлева, авыл осталары Бриллиант һәм Әсгать Вәлиевләр, Рәсимә Сәхаповалар килгән иде. Бриллиант ханым үзе чәчәкләр үстерү белән мәшгуль, ә тормыш иптәше Әсгать агач остасы. Икесе дә бик булдыклы кешеләр, ихаталары да күз явын алырлык матур. Алар үзләренең шөгыльләре турында сөйләделәр. Рәсимә Сәхапова исә умартачылык серләре белән уртаклашты. Наҗия апа Мәүлетбаева очрашуга үзенең кул эшләрен - бәйләгән шәлләрен, кофталарын алып килгән иде. Әлеге күркәм кешеләргә редакция исеменнән бүләк тә ясалды - Әлмәт татар дәүләт драма театрының якын араларда булачак спектакльләренә билетлар тапшырылды.

Чара башында «Әл-мәт таңнары» газетасы мөхәррире Рәфкать Шаһиев җыелучыларны редакция эшчәнлеге белән таныштырып узды. Үзара сөйләшү барышында әбүнәчеләрне кызыксындырган көнүзәк темалар, проблемалар кузгатылды. Газетабызны укучылар авыл тормышы, сәламәтлек, мәдәният темалары, файдалы киңәшләр белән аеруча кызыксына икән. Алар нәкъ менә шушы өлкәләрне киңрәк яктыртуны сорадылар. Уй-фикерләрнең һәрберсе газетабыз эчтәлегендә урын алыр дип ышандырабыз.

Мондый җылы очрашу оештырганнары өчен ачык күңелле, кунакчыл габдрахманлыларга зур рәхмәт! Бергә булыйк, дус яшик! Кабат очрашырга язсын!

 

Резеда Исмәгыйлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса