Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Карлар белән бергә юллар эреде

Апрель кояшы көннән-көн ныграк җылыта. Ямьле кояш нурлары кар астыннан эреп чыккан юлларда асфальтның җимерек булуын, хәтта урыны-урыны белән бөтенләй «пеләшләнеп» юкка чыгуын да күрсәтте.

Юлларның ел саен язгы чорда шушындый халәткә килүенә халык күнегеп бетте кебек инде.

Юл хуҗалыгының мондый күренешкә дәлилләре бер: язын һава температурасы еш уйнаклый, я суыта, я җылыта дигәндәй. Менә шул сәбәпле асфальт яраксыз хәлгә килә икән. Килешәбез, шулайдыр. Ә менә асфальт составының сыйфаты һәм аны җәю технологияләре дигән төшенчәләр аргумент буларак кулланылмый. Югыйсә шәһәр һәм район юлларын төзекләндерү өчен республика һәм шәһәр бюджетыннан ел да саллы гына күләмдә акчалар бүлеп бирелә. Юлларны эксплуатацияләү срогы да куела, асфальт-бетон катнашмаларының составына, җәем калынлыгына да нормативлар билгеләнгән була. Күзәтү органнары да җитди эшли кебек. Тик, ни өчендер, ел да узмый, юллар таушала, хәтта җимерелә. Мәзәктәге сыман, бар нәрсәгә дә һава торышы гаепледер, мөгаен. Кызыгын кызык, әмма юллар сыйфаты машиналар ватылуга, җитди аварияләргә сәбәпче булуын да онытырга ярамый.

Шәһәр юллар идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, халыктан кергән бар гозерләр дә контрольдә тотыла. Юлларга бүгенге көндә чокыр ремонты үткәрү дәвам итә. Урыны-урыны белән таушалган җирләр «ямала», авыр хәлгә килеп җимерелгәннәрен «чәпәп кую»дан тыш елдагыча капиталь ремонт та көтә. «Шәһәр юллар идарәсе» МУП директоры Илсур Сәлимгәрәев хәбәр иткәнчә, авария хәлендәге 500 кв. метр юлга ремонт ясалган булган инде. Халык башкарылган эшләрнең кв. метры белән кызыксынмый, әлбәттә. Аларны тәгаен кайда ремонт ясалачагы һәм эшләрнең сыйфаты кызыксындыра. Шәһәр юллар идарәсе директоры урынбасары Кирилл Сафонов Индустриальная, Базовая, Таһиров, Ломоносов, Фәхретдин, Утыз Имәни урамнары, Зарипов-Шевченко һәм Чехов-Радищев урамнары киселешендәге юллар ремонтланачак дип ышандырды. Тишек-тошык урыннарны ямау эшләре 5 майга тәмамланачак, дип тә белдерде юл хуҗалыгы җитәкчелеге. Халык бу уңайдан гозерләрен 8(8553) 30-00-57 телефоны аша диспетчерларга юллый ала. Ләкин шуны да белеп тору мөһим - бар юллар да «Шәһәр юллар идарәсе» карамагында түгел. Мисал өчен, Төзүчеләр проспектындагы «Радиоприбор» заводы янындагы ашханә ягыннан керә торган юлның торышына зарланмаган кеше калмагандыр. Инде бу турыда «Халык контроле»нә дә мөрәҗәгать итеп карадылар. Шәһәр юллар идарәсе участокның алар карамагында булмавын әйтте. Хуҗасы кем соң алайса «мескен» юлның? Асфальтны кайчан ремонтларга уйлыйлар? Әлеге сорауны без «Радиоприбор» заводы җитәкчелегенә юлларга булдык. Бәлки ул аларның карамагындадыр? Әлмәтлеләрнең гозерен җиткерү өчен завод җитәкчелегенә рәсми хат белән чыгарга да туры килде. Чыннан да, әлеге юл участогы завод территориясендә икән.

- Язгы-көзге чорда әлеге проблема бик актуаль. Бу юл буйлап машиналар күп йөргәнлектән, асфальт туза, чокырлар хасил була. Хәзергә әле чокырлардагы су кипмәгән, шуңа дә төзекләндерү эшләрен башламый тордык. Ай дәвамында без әлеге юл участогын грейдер кулланып тигезләячәкбез, бар да тәртиптә булачак, - дип ышандырды җитәкчеләр.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса