Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хаталы Әлмәт

ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия республика җирлегендә хаталы язуларны ачыклау максатыннан бәйге игълан итте. Бәйгедә үк катнашмасак та, без дә бу эштән читтә кала алмадык.

Хәтерегездә булса, Татарстанда дәүләт телләре турында закон кабул ителгән чорда икетеллелек юнәлешендә сизелерлек җанлану булып алган иде. Алтакта, элмә такталарны, урам исемнәрен рус һәм татар телләрендә язып элә башладылар, кибетләрдә әйбер хаклары ике дәүләт телендә күрсәтелде, җәмәгать транспортында тукталышлар исеме һәркемгә аңлаешлы итеп ике телдә әйтелде, хәтта кайбер оешмаларда татарчага өйрәтү буенча курслар да оештырылды әле. Әмма Әлмәттә бу хәрәкәт бик тиз сүрелде дә. Алтакталарның күпчелеге русча гына язылган. Икетеллелек турындагы закон үтәлешен таләп итүче дә юк ахры. Кайбер урамнар буйлап узганда, үзеңне һич кенә дә Татарстанда дип уйларлык та түгел. Ә ике телдә язылган урам исемнәре арасында хаталылары еш очрый.

Сәяхәтебезне Гафиятуллин урамыннан башладык. Урам башындагы иң беренче йортта ук элмә такта игътибарыбызны җәлеп итте. Дөреслек хакына шуны да әйтергә кирәк, урамның кем исемен йөртүе хакындагы әлеге мәгълүмат ике телдә язып эленгән. Әмма, ни кызганыч, күпчелек татарлар яшәгән Әлмәттә шушы гомер әлеге хаталы (фамилиясе дөрес язылмау өстенә «аталды» дигән сүздә «а» хәрефе төшеп калган) язуга игътибар итүче дә булмаган. Күзгә бәрелеп торган хатаны ничек күрмәскә була? Ярый, эш башкаручы игътибарсызлыгы аркасында хата җибәрсен дә ди. Әмма бу эшне кабул итеп алучы, моның өчен исәп-хисап ясаучы заказчы кая караган?!

Сәяхәтебез барышында геройның фамилиясен әлеге элмә тактадагы кебек үк хата белән язуларына күп тапкырлар инандык. Әйтик, бер-берсенә терәлеп диярлек торучы өч йортта урам исеме төрлечә язылган. Бәхеткә, берсендә дөрес яза белгәннәр.

 

Кадерле  укучыларыбыз! Әлмәт шәһәрендәге, район торак пунктларындагы хаталы язулар хакында «Әлмәт таңнары» редакциясенә хәбәр итә аласыз. Әйдәгез, бу күңелсез күренеш белән бергәләп көрәшик!

 

Гөлфия Ханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса