Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт кибетләрендә контроль сатып алу үткәрелде

Татарстан республикасы буенча Роспотребнадзорга гражданнардан азык-төлек продуктларында кулланучылар өчен мәҗбүри мәгълүмат булмау факты буенча мөрәҗәгатьләр килгән.

Март аенда Әлмәт шәһәренең «Сәләм» кибетләре челтәрендә контроль сатып алулар үткәрелгән.

Өч контроль сатып алу барышында техник регламентларның таләпләрен бозу очраклары ачыкланган, аерым алганда: кулланучы өчен мәҗбүри мәгълүмат булмаган азык-төлек продукциясен сату (продукцияне саклау шартлары, яраклылык вакыты) башкарылган.

Шәхси эшмәкәр административ җаваплылыкка тартылган һәм аңа штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Шулай ук административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса