Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә юлларны ремонтлыйлар

Кыш артта. Кар эреп бетте диярлек, юллар темасы яңадан актуальләшә бара.

Ел саен асфальт катламы ремонтлана. Әмма яз килү белән кайбер урыннарда ярыклар хасил була. Елның бу вакытында автомобиль хуҗалары юлларда бик сак булырга тиеш, чөнки автомобильгә ишегалларында да зыян китерергә мөмкин.

Кәрим Җиһангиров: “Хәзер ишегалларында чокырлар күп. Шәһәрнең ерак урамнарында да аларны очратырга була".


Марат Гайфуллин: "Үзәк урамнар-Шевченко, Ленин урамнары начар түгел. Әмма аларда су төшергечләр аз. Шуның нәтиҗәсендә су күп җыела.”


Илдан Шиһапов: “Юлларның сыйфаты начар. Кыштан соң чокырлар күп”.

Шәһәрнең автомобиль юллары директоры Илсур Сәлимгәрәев сүзләренә караганда, “кыштан соң чокырлар — ел саен була торган күренеш. Алар температура күтәрелү аркасында барлыкка килә. Салкыннар һәм нульле температураларның чиратлашуы асфальт катламының җимерелүенә китерә”. Хәзер автомобиль юллары хезмәткәрләре көн саен шәһәрдәге асфальт катламының торышын карыйлар. Беренче эш итеп, әлбәттә, авария хәлендәге участоклар ремонтлана. Оешма директоры Илсур Сәлимгәрәев: “Чокырларны ямау буенча технологик процесс коры һава торышында эшләүне уңай күрә. Салкын вакытта да, шул ук сулы күлдәвеккә дә асфальт салырга була, әмма нәтиҗә булмаячак. Без күрсәтмәләр өчен эшләмибез, безгә нәтиҗә кирәк”.

Илсур Сәлимгәрәев юллардагы чокырны ачыкланган очракта, Әлмәтнең автомобиль юллары идарәсе диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә яки оешманың инстаграмына фото җибәрергә тәкъдим итте.


Бүген шәһәр хезмәтләре белән планеркада район башлыгы Тимур Нагуманов юл хезмәтләренә шәһәр һәм федераль юлларда чокырларны бетерү буенча эшне көчәйтергә кушты.
 

 

Фото: Әлмәт автомобиль юллары идарәсе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса