Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җете кызыл тиз уңа...

Зәйнәп мул гаиләдә тәрбияләнеп үсте. Әти-әнисе кызларына бер әйбер дә кызганмады: тәмле ашады, әйбәт мәктәптә укыды, матур киенде ул.

Зәйнәп тә әти-әнисенең ышанычын аклады. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлады, мәктәптән соң техникумга белем алырга китте һәм шунда үзенең булачак ире, Илһамны очратты. Яшьләр арасындагы дуслык бик тиз арада мәхәббәткә әйләнде дә куйды.

Зәйнәпнең чын-чынлап мәхәббәттән башы әйләнде. Моңа хәтле егетләр белән йөргәне юк иде. Илһам аңа дөньядагы иң идеал кеше булып күренде.

Ә Илһам Зәйнәпнең нәкъ киресе. Ул -  тиз кызып китүчән, җитез һәм хәйләкәр. Аннан ул тулы гаиләдә тәрбияләнсә дә, аның гаиләсе начар яши иде. Әтисе гомер буе эчте, әнисенә кул күтәрде. Илһам кечкенәдән үк исерек әтисеннән әнисен яклап үсте.

Төзелеш техникумына укырга килгәч, ул Зәйнәпне күрде. Күрде дә,  башкалардан тыйнаклыгы һәм зәвыкълы матур киенүе белән аерылып торучы кызны ошатты. Матур киенгән бу кыз начар гаиләдән булган кешегә охшамаган. Моның белән дуслашырга кирәк икән, дип уйлап куйды ул.

Озакламый ниятен тормышка ашырды. Дуслаштылар, Зәйнәп аңа гашыйк та булгач, “булды бу”, дип уйлады Илһам. Матур итеп тәкъдим дә ясады, Зәйнәп тә артык уйлап тормады.

Әти-әниләре, Зәйнәпне бераз сабыр итәргә үгетләсә дә, кыз үзенекен итте, тормышка чыкты.

Туйга кызның әти-әниләре яшьләргә фатир бүләк иттеләр. Яшь пар матур гына итеп яши башлады. Кызларының бер алдына, бер артына төшкән игътибарлы кияүне әби-бабасы да яратты.

Яшьләр техникумны тәмамладылар, гаилә тормышы үз көенә акты. Тыныч иде.

Яз башында уллары туды. Менә шул көннән аларның тормышында мәһшәр башланды. Яшь бала белән Зәһнәп өйдә утырды, Илһам төннәрен дә эшли башлады. Әмма эше күбәйсә дә, хезмәт хакы күбәймәде. Һәрхәлдә гаиләгә Зәйнәпнең әти-әниләре ярдәм итә башлады. Ә Илһам өйгә исереп кайта, хатына кул күтәрә. Бала хакына дип түзгән яшь хатын, исерек иренең пычагы астыннан котыла алгач, аны сак астына алуларына ирешә. Иренең эш урынына барып, аның инде  ярты ел анда эшләмәвен белә. Бер айдан Илһамны эзләп, өйләренә чит хатын килеп керә. Аның сүзләреннән иренең үзенең өстеннә йөргәнен белгән Зәйнәп күз яшьләрен тыя алмый. Берничә атнадан Илһамны сак астыннан чыгаралар. Аерылышу процессы башлана, ир Зәйнәпнең квартирасын үзенеке итмәкче була, чөнки пропмскада булган була. Әмма ул елларда сак астына эләгүе сәбәпле, суд Зәйнәп яклы була, Илһамга квартира тәтеми.

Уртак танышлары аркылы Зәйнәп элеккеге иренең шул үзләренә килгән хатын белән яшәвен белә.

Ә аннан тормыш үз көе белән дәвам итә. Зәйнәпкә улын үстереп, кеше итәргә кирәк була. Бу эштә аңа Илһам булышмый. Зәйнәп тә үзенең тормышан башка илдә дәвам итә.

Соңыннан еллар үткәч, туган якларына кайткач, менә нәрсәләрне белә ул:

Илһам теге хатын белән бераз яшәгәч, аның эчүенә чыдый алмаган хатын аны куып чыгара. Тулай торакта яшәгән Илһамның 49 яшендә йөрәге тибүдән туктый.

Ә минем әңгәмәдәшем Зәйнәп апа улын мактап туя алмый. Улын укытып, кеше итә алган ул. Ул хәзер бер оешмада җитәкче урында эшли икән. “Күтәреп кенә йөртә”, - дип сөйли әңгәмәдәшем аның турында. “Бер кеше дә минем кебек  алданмасын, һәркем бәхетле яшәсен, һәр кешегә дә тулы гаиләдә игелекле балар үстерергә язсын иде!”, - дип сүзен йомгаклады ул.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса