Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт урамнарында зур күлдәвекләр барлыкка килде

Ниһаять, көннәр җылынды, кояш нурлары астында, бу язның беренче яңгыры нәтиҗәсендә кыш буе җыелган кар көртләре эри. Юллар, тротуарлар су белән тулды. Әлеге вакытлыча күренеш  җәяүлеләр һәм машина йөртүче арасындагы конфликтлы ситуациянең сәбәбе булырга мөмкин.

Эшкә яки берәр мөһим вакыйгага барганда баштан аяк пычрак су белән коендырсалар, кәеф тә, өске киемнәр дә бозыла. Һәрвакыт машина йөртүчеләрне гаепләү дөрес тә булмас, чөнки кайчак җәяүлеләр янында алар су чәчрәтмәс өчен тизлекне махсус киметә, әмма су тулы чокырны күрми кала. Җәяүлеләр дә тиз генә куркынычсызрак ераклыкка китәргә өлгерми.

Шуңа күрә без машина йөртүчеләрне җәяүлеләр кичүе һәм юллар янында урнашкан тротуарлар яныннан узганда тизлекне киметергә, ә җәяүлеләрне су белән тулган юллардан ераграк йөрергә чакырабыз. Әйдәгез, бер-беребезне хөрмәт итик!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса