Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Татнефть” хезмәткәрләре донор булган

Күптән түгел шәһәрдә узган донор акциясе вакытында Әлмәттә “Татнефть” ярдәме белән 45 литр кан тапшырылды.

25 мартта 100гә якын кеше кан бирде, аларның 36сы беренче тапкыр донорлар булдылар. Акциядә катнашучылар арасында компания хезмәткәрләре дә күп иде. Барысын да игелекле максат берләштерде — мохтаҗларга ярдәм итү.

 

“Татнефть” нең хезмәт коллективы шулай ук Вася Перевощиков исемендәге сөяк мие донорларының Милли регистрын тулыландыруда катнаша.

 

Компания илдә беренче махсуслаштырылган NGSберенчел типлаштыру лабораториясенең куәтен арттыру өчен кирәк булган Biomek i7 роботлаштырылган станциясен сатып алуга иганәчелек итте, ул Казан федераль университеты базасында ачылган.

 

Нәтиҗәдә лабораториянең куәте елына 25 мең пробиркага кадәр арткан, ә компаниянең яшь хезмәткәрләре сөяк мие донорлары базасын тулыландырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса