Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

⠀ Елга үзәнен үзгәрткән Әлмәт кешесе җаваплылыкка тартылган

Экологик законнарны бозучы әлмәтле штраф түләргә һәм җитешсезлекләрне бетерергә мәҗбүр булган.

Әлмәт районы территориясендә экологлар Болгар елгасының су саклау зонасында закон бозуларны ачыклаган. Бу хакта ТР Экология министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Рейд барышында экологлар елга үзәнен үзгәртүгә китергән чокыр таптылар. Әлмәтле үз белдеге белән 100 куб.метр күләмендәге туфракның уңдырышлы катламын алып, 600 кв. метр яр буе полосасын бозган", — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Әлмәтлегә карата су объектының яр буе саклау полосасын бозган, үз белдеге белән су объектына кул сузган һәм туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгарган өчен административ беркетмәләр төзелгән. Аңа барлык хаталарын төзәтү турында күрсәтмә бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса