Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Каргалар канәгать, ел уңдырышлы булсын

Дөресен әйтим, моңарчы Карга боткасын халкыбызның үткәнендә калган бер йола дип кенә саный идем.

Чөнки такмаклы, җырлы-биюле бу бәйрәмне я балалар бакчасы, я мәктәпләрдә генә күрергә туры килде. Кама-Елга авылында узган тере бәйрәм минем өчен беренчесе булды.

Кама-Елга авылына узган гасырның 20 нче елларында нигез салына. ТАССРның Бөгелмә кантоны Габдрахман волостена кергән бу авылга Бишмунчадан Ишморза Ишморатов, Габдрахман һәм Шәйдулла Абдуллиннар, Хөснелхуҗа Хуҗин, Фәхретдин Гыйләҗев, Галимҗан Лотфуллин, Илалетдин Тәхаветдинов, Мортаза Мостафин гаиләләре килеп урнаша. Чорына күрә күмәк хуҗалык булдырыла, җиләк-җимеш бакчасына нигез салына, башлангыч мәктәбе, авыл клубы, хәтта керосин лампалары чорында электр белән тәэмин итүче беренче локомобиль дә була биредә.

- Миңа калса, заманында Бишмунчаның каймагын тәшкил иткән халык күчеп утырган бирегә. Алар кебек авыллары белән бердәм, мөстәкыйль, уңган-булган, тырыш кешеләрне башка белмим дә мин,- ди Бишмунча авыл җирлеге башлыгы урынбасары Римма Хәлимуллина. - Мисал өчен, көзен биредә су линиясе ватылган иде. Башкалар мондый очракта нишли - тизрәк җитәкчелеккә җиткереп, төзәтүләрен таләп итә. Ә биредә үзләре техникасын да тапканнар, төзәткәннәр дә! Йортларының төзеклеген генә карагыз сез - искитмәле бит?!

100 еллык тарихы булган бер урамнан торучы бу авыл халкы чыннан да тату. Бергәләп өмәләр ясыйлар, чишмәләрен тазарталар. Авыл һәм шәһәрләрдә Сабантуйлар узып беткәч туган-тумача, күрше-күлән җыелып бәйрәм итү дә ел саен кабатлана торган күренеш биредә.

Кем белән генә аралашма (биредә 44 хуҗалыкта рәсми рәвештә 50 кеше теркәлгән), һәркайсы бердәмлектә - көч ди. Бер-берләренә я туган, я кода-кодагый булган Кама-Елга авылы халкының ишекләре дә күңелләре төсле һәрвакыт ачык.

- Мин биредә килен кеше. Кама-Елга авылы халкын яраттым, мине дә үз иттеләр, рәхмәт аларга. Нинди генә чара оештырырга уйласак та, карышмыйлар, әйдәкләп кенә торалар, - ди Бишмунча авылы Мәдәният йорты директоры Рәсүлә Закирова.

Авылда узган Карга боткасын рәвешен китереп бергәләп әзерләгәннәр. Роза апа Шәйдуллиналарның өй турысында сәхнә ясаганнар, шунда ук бәйрәм табыны корганнар - сый-нигъмәтләрен һәр гаилә күчтәнәч итеп алып килгән, самавырлары шаулап тора, казанда ботка пешеп ята.

Карга боткасы - халкыбызда бик борынгы гасырлардан - мәҗүсилектән яшәп калган йолаларның берсе. Яз хәбәрчеләре - кара каргалар килеп, тау битләре кардан ачылыр-ачылмас чорда уздырылган бу бәйрәмнең асылы елның өмет-ышанычларына бәйле. Гомер-гомергә утрак тормышта яши башлаган халкыбыз иген игеп көн иткән. Әлбәттә, уңыш елның ни төсле килүенә бәйле (кем әйтмешли, яңгыр белән яшене булса, агроном кирәк тә түгел). Иртә яз хәбәрчеләре булган кара каргаларны «сыйлап», үзең дә сыйланып, халык белән бергәләп күңел ачу үзенә күрә якын арада башланырга торган җаваплы эш сезонына әзерлек тә булып торган. Ботка пешерер өчен өйдән-өйгә йөреп ярма, май, йомырка, сөт җыйганнар, авылның олырак һәм урта яшьтәге апалары бергәләп казан асып, шулардан ботка пешергән. Ризык әзер булгач та беренче эш итеп

су, урман, басу ияләренә өлеш чыгарганнар, каргаларны онытмаганнар, аннан инде авыл халкы белән бергәләп сыйланганнар. Шуннан соң инде уен-тамаша тотынган.

Кама-Елгада да йола төгәл үтәлде. Учакта пешкән ботканы ашап, казан төбен ялтыраткач, олысы-кечесе капчык киеп, кашыкка йомырка салып узышты, аркан тартышты. Җыр-моң белән үрелеп барган бәйрәмне чын-чынлап язныкы булган кояш нурлары ямьләде.

Халкыбызда каргаларга бәйле ырым-ышанулар әле дә яшәп килә. Мисал өчен, карга килсә - кар китәр, ди халык. Кама-Елгадан кайтып барганда кара каргаларның кардан ачылган юл кырыйларында җим чүпләгәнен күреп куандым. Димәк, ямьле язга күп калмаган.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса