Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә консультация пункты бакчачыларга хезмәт күрсәтә башлады

Консультация пунктында филиал белгечләре бакчачыларга югары сыйфатлы орлыклар, үсемлекләрне саклау чаралары, ашламалар һәм йорт яны участогы өчен тиешле товарлар тәкъдим итәләр, орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендә халыкка аңлатма бирәләр.

Яз кояшы җирне җылыта башлау белән, әлмәтлеләр дәррәү килеп дача сезонына әзерләнә, орлыклар һәм бакча өчен кирәк-яраклар сатып ала башлый.

Язның икенче ае бакчачылар өчен иң мәшәкатьле чор дип исәпләнә. Апрельдә һәр бакчачы кайда нәрсә һәм күпме утыртасын төгәл белә инде. Җир эшләренә сусаган халыкка ярдәм итү йөзеннән Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Әлмәт филиалы каршында ачылган консультация пункты бакчачыларга хезмәт күрсәтә башлады.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Әлмәт филиалы начальнигы Зөлфирә Гыйльманова билгеләп узганча, белгечләр шәхси хуҗалыкларда биопрепаратларны дөрес куллану алымнары турында җентекләп сөйлиләр, бакча тотучылар үзләре дә рәхәтләнеп тәҗрибә уртаклашалар, киңәшләрен бирәләр. Монда, кирәк булса, җиләк-җимеш культураларында еш очрый торган корткычларга һәм авыруларга диагностика да үткәреп күрсәтәләр, зарарлы объектларга каршы көрәш чараларын сайлауда да ярдәм итәләр. Туфракны, үсемлекләрне ничек дөрес итеп әзерләргә һәм алынган уңышны ничек сакларга кирәклеген аңлаталар, шулай ук бакчачыларны кызыксындырган башка сорауларга да җавап бирәләр.

Биредә шулай ук бакчачылар өчен күптөрле файдалы киңәшләр тупланган татар һәм рус телендәге брошюралар да алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса