Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә эшмәкәрләр өчен яңа мәйданчык әзерләнә

Әлмәт муниципаль районы башлыгы мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендә эшләүче шәһәр эшмәкәрләре белән очрашты. Очрашу эшмәкәрләрнең проблемаларын ачыклау максаты белән үткәрелде.

Анда «Ракета» брейк данс мәктәбе җитәкчесе Сергей Лепяцкий, «Мамина» киностудиясе хуҗасы Екатерина Хафизова, «Жар птица» студиясеннән Неля Миргазова, «360» виртуаль чынбарлык клубы җитәкчесе Ришат Хаҗипов, «Lounge 3D Cinema» караоке кафесы җитәкчесе Ленар Низамов катнашты.

 

Фикер алышуларның төп темасы бизнесменнар эшчәнлеген алга таба үстерү өчен эш урыннары җитмәү булды.

 

Әңгәмә барышында район башлыгы Тимур Нагуманов шәһәрнең төрле проектларын берләштерү вариантын тәкъдим итте. Бу максатта эшмәкәрләргә шәһәрнең ревитализация таләп итә торган гамәлдәге җитештерү биналарын карарга тәкъдим ителде.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса