Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә яшәүче бер ир-ат үзенең хатынын судка биргән

Баласының тышкы кыяфәте үзенә охшамаганлыгын күреп, әти кеше судка гариза язган.

Татарстан республикасы Әлмәт шәһәр судына гариза бирүче ата булуын дәгъвалау турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән, ул, алар арасында тышкы охшашлык булмау сәбәпле, үзенең ата булуында шик тууын әйткән.

Суд баланың әтисе буларак, аның туу турындагы акт язмасында баланың әтисе турында мәгълүматны төшереп калдырып, аның әтисе булмавын билгеләргә үтенгән.

Граждан эшен карау кысаларында суд тарафыннан молекуляр-генетик экспертиза билгеләнгән.

Эксперт бәяләмәсенә караганда, гариза бирүченең әлеге балага карата ата булу ихтималы 99,999998% булуы ачыкланган.

Тәкъдим ителгән барлык дәлилләрне бәяләп, суд дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту турындагы нәтиҗәгә килгән.

Карар законлы көченә кермәгән һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса