Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Өйләнү - түгел сөйләнү, яки Ике хатын алсам

Газетабызның 26 февраль санында чыккан «Яшь хатын алам, типтерәм дөньясында» мәкаләсе укучыларда төрле фикерләр уятты.

Чыннан да, бүгенге заманда ике хатын белән яшәү кемгә кулай? Моның хаҗәте бармы?

Бу бит гарәп иле дә, пәйгамбәрләр чоры да түгел. Хатын өстенә хатын алуга һәм кызларын икенче хатын итеп бирүгә шәһәр һәм район халкы ничек карый соң?

Илүсә Галимова, китапханәче. Ике хатын алып, ике гаиләне тәэмин итеп тору өчен бик бай, сәламәт, гадел булырга кирәк. Ә андыйлар юк. Гадел кеше бай түгел, бае - гадел түгел. Безнең җәмгыятьтә алай була алмый. Мин мөселман дип йөрүчеләрнең күбесе эшсез. Кайдан алар ике йорт, ике машина алырга акча таба?

Кызымны да бирмәс идем. Аның өчен бишектән шундый тәрбия кирәк. Ни генә әйтсәң дә, безнең халык аны кимсетү итеп кабул итә.

Артур Шәйморатов, юрист. Әлеге ике соравыгыз бик фәлсәфи эзлеклелектә корылган. Икенче хатын алу турындагысына җавап биргәнче, иң элек кызыңны икенче хатынлыкка бирү хакында фикер йөртәсең. Беренчедән, ике хатын белән яшәү өчен синең айлык керемең 200 меңнән дә ким булырга тиеш түгел. Икенчедән, сәламәтлегең нык булу кирәк. Кырыктан соң бу хакта уйлау бик үк урынлы булмас. Ә өченчедән, хатыннарыңның бер-берсен хөрмәт итәр дәрәҗәдә ислам, мөселман әхлагы белән тәрбияләнгән булуы шарт.

Кыз мәсьәләсенә килгәндә, әгәр ул үзе, хатыным риза икән һәм булачак кияүнең гыйлеме, матди, физик мөм-кинлеге булса, әдәп-әхлак ягы мине канәгатьләндерсә, уйлап карарга була.

Роза Гарипова, техник хезмәткәр. Юк-юк, нинди ике хатын ди ул. Бер булырга, бердәнбер булырга тиеш. Нишләп мин иремне тагын кем беләндер бүлешим ди. Аккошлар да бер белән гомер итә. Үзем дә, кызларымның да беренче дә, икенче дә булырга теләк юк.

Тимергали хәзрәт Юлдашев. Шәригать буенча мөселман ирләренә икенче хатын алу сөннәт түгел. Ул рөхсәт кенә ителә, мобах гамәл булып санала. Хәзерге вәзгыятьтән чыгып карасаң, бер хатын белән яшәү хәерлерәк. Һәм инде, әлбәттә, аның никадәр ихтыяҗы булуын, шартларын карарга кирәк. Ул шартлар үтәләме, үтәлмиме? Гаделлек мәсьәләсе ничек? Беренче хатыннан яшерсәң ярыймы? Яшерсәң дә, яшермәсәң дә, хатының аны белә. Әгәр бу эшкә тотынгансың икән, башта ук әйтү хәерлерәк.

Бер галимгә икенче берәү: «Минем икенче хатын аласым килә. Беренче хатыныма тартылмыйм, яратуым бетте», - дигән. «Нишләп алай булды?» - дип сораганнар аннан. Ул: «Өйләнешкән вакытта иң матур кыз булып күренә иде, ә хәзер алай күренми», - дип җавап биргән. Галим әйткән: «Җир йөзендәге бөтен хатыннарны кияүгә алсаң да, алар бөтенесе шулай булып күренә башлар. Чөнки шайтанның гаиләләрне җимерергә дигән максаты бар. Ул синең хатыныңны начар яктан күрсәтер». Күзләреңне тыярга өйрән. Чөнки Аллаһы Тәгалә күзләрегезне хәрәмнән тыегыз дигән. Әгәр кешеләр шул гади генә нәсыйхәтне үтәсә, икенче хатын кирәк булмастыр. Ләкин бар шундый вакытлар, мәсәлән, беренче хатын бала таба алмый, ләкин ир аны аерырга теләми, аңа авырлык китерәсе килми. Монда һәр очрак аерым каралырга тиеш.

Кызын бирергәме, юкмы икәнне һәр әти кеше үзе хәл итәдер. Бүгенге көндә ышанычлы кешеләр дә бик аз диярлек. Хәзер кызларын хәтта беренче хатын итеп бирергә дә куркалар. Ә икенче хатын мәсьәләсендә мин шәхсән мең тапкыр уйлар идем. Әгәр дә ул зур дин галиме һәм аның холкы бик күркәм икән, ул вакытта әле уйлап карарга була. Ләкин монда һәр атаның үз фикере, үз карашы.

Гомәр хәзрәт Мөфлихунов. Никахта ике шаһит була. Димәк, никах яшерен булмый. Аннан әтисенең ризалыгы булырга тиеш. Шулай ук мәһәр мәсьәләсе дә бар. Боларны карасак, яшерен яшәү дигән әйбер юкка чыга.

Беренче хатыннан бәлки яшерү бардыр. Бу мәсьәләдә һәр гаиләнең үз фикере. Бәлки беренче хатынын әзерләргә өлгермәгәндер. Беренче хатын белергә ти-еш дигән шарт юк. Бер хатын белән генә яшәгәндә дә гаилә таркалу очраклары бар. Шуңа күрә икенче хатын алу мәсьәләсе һәр кешенең үзеннән тора.

Хатын-кызлар арасында: «Икенче, өченче хатын итеп алсалар да чыгар идем. Гаилә корып, балалар үстереп яшисе килә», - дигәннәре дә бар. Төрле хәлләр була. Матур яшәргә берәүне дә тыеп булмый. Бу иман көченнән тора. Һәркем дөньяны үзенчә күрә бит. Әлбәттә, кыз кешенең беренче тапкыр егет кешегә чыгуы хәерле. Әгәр аерылган хатын булса һәм кияү табу авыр булса, андый очракта буладыр. Әнисенең фикере, әлбәттә, исәпкә алына.

Аннан тагын бер нәрсә: бүгенге көндә егетләр «пешмәгән». Никахка килгәндә дә, алдан гаурәтләре ачык кыз чаба. Ир койрык булып ияреп йөри, «әйдә, сөйлә инде» дип хатыны артында басып тора. Инде кызлар белән таныштырырга дип телефоннарын биргәч тә, егетләр шалтыратып кызлар белән сөйләшә алмыйлар. Аларның кыюлыгы җитмәү дә бүген зур мәсьәлә.

Гомәр хәзрәттән ник икенче хатын алмавы белән кызыксындым. «Хатыным бик яхшы. Шуны атлап чыга алмадым. Хәерлегә булсын», - диде ул елмаеп.

 

РӘФКАТЬ ШАҺИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса