Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кесәңне киңрәк ач!

Бәяләр артуы турында бик еш «куркытып» торсалар да, ни гаҗәп - халыкның керемнәре артачак дигән хәбәр җиткерүчене аяз көнне шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың.

Ел да гыйнвар аеннан коммуналь хезмәтләргә, газга, утка һәм азык-төлеккә бә-яләр чүпрә сыман кү-перә башлый.

Халык телендә иң шау-шу тудырганы карабодай ярмасы, йомырка, он, икмәк һәм сөт-май продуктлары. Кешеләрне аңларга була - бар нәрсә кыйбатлана, ә хезмәт хакы артмый. Иң кызыгы - бәяләр күтәрелүнең сәбәпләре дә гел табылып тора. Мисал өчен, дәүләт статистикасы мәгълүматларына күз салсаң, 2021 ел башыннан бодай оны, сөләйман балыгы уылдыгы, майонезга бәяләр 1,4-2,2% ка арткан, 1-1, 3% ка балык, ит консервлары, балык консервлары, кетчуп, консервланган яшелчәләр, шоколад, «Геркулес»ка бәяләр кыйммәтләнгән. Яшелчә бәяләре дә өскә үрмәләгән. Февральдә генә кыярның бәясе 6%, бәрәңге - 2,2%, помидор - 2,5%, кишер 1,7% ка арткан. Монысы инде сезонлы арту. «Бюджет» яшелчәләрдән саналган иң арзанлы кишернең килограммы бүген 23 сум, ә кәбестәнеке 16,99. Бәрәңге - 27,99 сум, суган - 27,99, алманың арзаны 91,99 сум. Әлбәттә, ташламалар булганда бәя төшәргә дә мөмкин, әмма бик азга гына.

Шушы көннәрдә халыкка чираттагы яңалык - йомыркага һәм тавык итенә бәяләр арту хәбәре килеп иреште.

2020 елда кош ите һәм йомырканың үз-кыйммәте 20-25 процентка арткан, әмма җитештерүчеләр бәя-ләрне үзгәрешсез диярлек «тоткан» булган икән. Продукциянең үзкыйммәте артуга Россия көньягында кош гриппы һәм азык базасының кыйммәтләнүе дә йогынты ясаган ди. Шулай итеп «Магнит» һәм «Пятерочка» кибетләрендәге иң арзан йомырканың дистәсен хәзер 71,99 сумнан, ә тавык итен килограммы 135,99 сумнан саталар. Әлеге төр продукциягә еш кына ташламалар булса да, йомырка белән тавыкның халык өчен иң соралган социаль азык-төлек икәнен билгеләп узмый мөм-кин түгел. Куелган бәяләр бүген аз керемле гаиләләр өчен артыгы белән югары. Сыер итенең генә дә бәясе аерым категория халык өчен «космос» бәясенә тиң. Бүген сөякле сыер итен кибетләрдә килограммын 365,99 сумнан, дуңгыз итен - 229,99 сумнан сатуга куйганнар. Әлбәттә, халык иткә күпчелек базарга баруны кулай күрә - анда даими сатып алучыларга ташлама да ясыйлар, продукциянең сыйфаты да яхшырак, ләкин барыбер кыйбат. Сөяксез итнең килограммы 400 сум һәм аннан да югары.

Менә шундый хәлләр... Әле узган елның ноябрендә генә шикәр, үсемлек маена, икмәккә һәм онга бәяләр артып, халык берара шау-гөр килеп алган иде. Бәяләрнең кинәт кенә бәйдән ычкынып китүе Россия Президенты Владимир Путинны да шаккатырды хәтта. Ул җаваплы җитәкчеләргә бу уңайдан шелтә белдереп, бәяләр арту сәбәбен пандемия белән бәйләмәскә кушты.

Азык-төлек илебездә җитәрлек дәрәҗәдә җитештерелгән, шуңа күрә дә хөкүмәткә продукциягә бәя артуны туктату өчен бер атна эчендә чаралар күрергә әмер бирде ил башлыгы. Әйткән сүз - аткан ук, дигән кебек, кинәт «сикергән» бәяләр кабат үз урыннарына төшеп утырды тагын. 2021 елның беренче кварталы ахырына кадәр РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Сәнә-гать һәм сәүдә министрлыгы һәм монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан сәүдә челтәрләре һәм товар җитештерүчеләр белән күпләп һәм ваклап сату бәяләре турында килешүләр төзелде. Алар шикәр һәм көнбагыш мае җитештерүчеләргә кагыла. Шикәр комының күпләп сату бәясе - 1 кг өчен 36 сум, ваклап сату бәясе - 46 сум, көнбагыш маеның литры 95 һәм 110 сум дип билгеләнде.

Базар мөнәсәбәтләре хөкем сөрсә дә, Әлмәт җир-легендә бәяләрне бәйдән ычкындырмаска тырышалар. Район башкарма комитетының сәүдә һәм кулланучылар хезмәте бүлеге тарафыннан атнасына ике тапкыр кибетләрдәге бәяләргә мониторинг ясала һәм нәтиҗәләр монополиягә каршы федераль службага җибәрелә. Бу турыда безгә бүлек начальнигы Дамир Хәбибуллин хәбәр итте.

Көндәлектә киң кулланыла торган азык-төлекнең бәяләре белән танышу өчен шәһәребезнең эре сәүдә челтәрләренә «сәяхәт» кылырга булдык. Мәсәлән, «Пятерочка» кибетендә 0,9 кг лы карабодай, сортына карап, 67 сумнан һәм аннан да югарырак. Сөт бәһасендә аермалык күренә. Бу эчемлек майлылыгына һәм сортына карап 39,5 сумнан башлана. Токмачның иң арзаны 34 сум. Сәүдә нокталарында йөргәндә сатып алучылар белән дә сөйләшергә туры килде. 69 яшьләр тирәсендәге бер ханым:

- Арта да арта инде. Коммуналь хезмәтләргә, утка, газга түләгәннән соң акча бөтенләй калмый дияргә була. Пенсияне арттырабыз диләр дә, азык-төлеккә бәяне күтәреп куялар. Хәзер мин акциясез әйбергә карамыйм да. Бәяләр бик югары. Менә шулай бер кибеттән икенчесенә йөреп, ташламалы азык-төлек кенә алырга мәҗбүрмен. Элек базарга бара идем. Анда да бәяләр кыйбат. Алга таба тагын нишләрбез, - дип көрсенде.

Бәяләр азык-төлеккә генә түгел, тиздән көнкүреш товарларына да артырга мөмкин. Бу турыда хәбәр әле яңа гына массакүләм мәгълүмат чараларында яшендәй чагылып узды. Сәбәбе дә билгеле - Кытайдан һәм көньяк-көнчыгыш Азия илләреннән диңгез һәм тимер юл транспортында контейнер ташу бәясе сизелерлек арткан. Төгәлрәге, тиздән көнкүреш һәм электр техникасы кыйммәтләнергә мөмкин. Әлеге продукциягә бәя 10-20% ка артачак дип фаразлана. Мондый бәя артулар халыкның кесәсенә сизелерлек суга. Хөкүмәт бу турыда инде баш вата башлады. Аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен махсус азык-төлек сертификатлары яки карточкалары булдыру турында да уйлана хәтта түрәләр. Бу үз чиратында ике яклы фикер уятты. Кемнәрдер, карточкалар кертү илебезне бизәми, киредән СССР вакытына әйләнеп кайту, дип кабул итсә, икенчеләр чит илдә азык-төлек ярдәме программаларының уңыш-лы эшләвен шуңа дәлил итеп китерә.

Хәтерегездә булса, кереме яшәү минимумыннан түбән гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү механизмын 2014 елны дәүләт күләмендә күтәреп чыккан иделәр инде. Инициатива хөкүмәт тарафыннан «нәзакәтле» итеп кенә туктатылды.

Хәзер исә, пандемия тарафыннан илебез икътисадына ясалган йогынтыны һәм аның нәтиҗәләрен исәпкә алганда, мохтаҗларга аерым адреслы ярдәм күрсәтүгә караш үзгәрде кебек. Күптән түгел Россия Президенты Путин үзе дә аз тәэмин ителгәннәр өчен азык-төлек сертификатлары булдыру турында уйлап карарга вәгъдә бирде. Көтәбез.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса