Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ишегалларын төзекләндерү буенча халык җыеннары уза

Очрашуларда халыкка парковка зоналарын, балалар һәм урам җиһазларының урнашуын һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын күрсәтәләр.

Шулай ук төзекләндерүләр вакытындагы чикләүләрне аңлаталар. Кайсы агачларны кисәргә ярамый, төзекләндерү эшләре алып барыла торган чикләр һәм башкалар. 

16 февральдә әлмәтлеләрне «Безнең ишегалды» программасы буенча фикер алышырга көтәләр:
18:00 Жуковский урамы,  13;
Радищев, 2а
18:00 Шевченко, 154
19:00 Радищев, 9
19:00 Төзүчеләр проспекты, 8, 12, 18

Кәләйдә яшәүчеләрне 18:00 сәгатьтә Гагарин урамындагы, 42, 44, 46, 49 йортлар ишегаллары буенча сөйләшүгә чакыралар. 

Биредә яшәүчеләрдән территориядә нинди проблемалар барлыгын һәм киләчәктә үз ишегалларын ничек кулланырга теләүләрен сорыйлар. Барлык тәкъдимнәр дә төзекләндерү схемаларын төзегәндә теркәлеп, исәпкә алыначак
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса