Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә «ЮВТ-24» телеканалында һава торышын кем алып барачак?

Яңа телеканалдагы һава торышының алып баручысы тавыш бирү юлы белән сайланачак.

Яңа «ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручылар кастингы ахырына якынлашты. Атна буе сайлап алу турында катнашучылар инстаграм социаль челтәрендә постлар ясадылар. Унбер катнашучы финалга чыкты һәм студиягә чакырылды.


Яңа телеканалның йөзе булу теләген республиканың көньяк-көнчыгышының төрле почмакларында яшәүчеләр белдерде. Катнашучыларга оригиналь видео яздырырга тәкъдим иттеләр, ул тамашачыларны шаккатырырга тиеш иде. Бәйгедә катнашучылар моңа, чыннан да, ирештеләр. Әйтик, Евгения Иголкина юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен видеоролик ясаган иде.


Кайбер катнашучылар һава торышы турында урамда сөйләделәр. Конкурсантларның берсе Жанна Джаз температура, атмосфера басымы һәм җил тизлеге турында театрдан сөйләсә, һава торышын Ләйсән Авзалова үз фатирыннан песи белән бергә алып барды.
Катнашучыларның видеоларын телекомпаниянең инстаграмында 30 меңнән артык кеше караган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса