Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттәге балалар бакчасына штраф түләргә туры килгән

Әлмәт шәһәр судында балигъ булмаган баласы мәнфәгатьләрендә әхлакый зыянны компенсацияләү турында гариза бирүче дәгъвасы буенча гражданнар эше каралган.

Үз таләпләрен нигезләп, гариза бирүче 2020 елда аның белән җавап бирүче арасында килешү төзелүен күрсәткән, аның нигезендә җавап бирүче баланы карарга тиеш булган.
2020 елның октябрендә бала кул чугын сындыра. Әлмәт шәһәре прокуратурасы тикшерү үткәргән. Тәрбияченең вазифаларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә баланың имгәнгән икәнлеге ачыкланган. Баланың әти-әнисе тәрбиячедән мораль зыянны компенсацияләү хисабына 500 000 сум һәм вәкил хезмәтен, дәүләт пошлинасын түләү чыгымнарын түләтүне сорый.


Суд утырышында ике як та килешкән. Суд аларның килешүен раслап, эшне туктаткан. Килешү нигезендә тәрбияче әти-әнигә 30 000 сум күләмендә мораль зыянны, шулай ук вәкил хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын капларга тиеш, ә гариза бирүче дәгъва таләпләреннән баш тарта. Калган суд чыгымнарын яклар мөстәкыйль рәвештә түли. Эш туктатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса