Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда Әлмәт чыбыклы интернет белән тәэмин итү дәрәҗәсе буенча иң яхшылар рәтендә

Татарстан Республикасында йорт хуҗалыкларының 60%ы яңа чыбыклы интернет белән тәэмин ителгән.

Әлмәттә бу күрсәткечләр 88% тәшкил итте. Бу хакта йомгаклау коллегиясендә ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.


«Бүген Татарстанда йорт хуҗалыкларының 57%ы интернетка оптик элемтәнең заманча технологиясе буенча керә. Тагын 20% йорт хуҗалыклары интернетка искергән ADSL технологиясе телефон чыбыклары ярдәмендә керә. Балтач районында чыбыклы интернет үтеп керү дәрәҗәсе иң югарысы - 81%, Казанда чагыштыру өчен 94%, Яр Чаллыда 93%, Түбән Камада 91%, Әлмәттә 88%. Шул ук вакытта Мамадыш районында 41%, Аксубайда 39%, Лаешта 35%», - диде ведомство башлыгы.


Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында яшәүчеләр 2020 елда мобиль интернет - трафикны куллану буенча чираттагы рекордны узып киткән, ул узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 47% ка арткан.


Шулай ук Хәйруллин хәбәр иткәнчә, 2021 елда республика авылларында 70 мең йорт хуҗалыгы тиз йөрешле интернетка тоташачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса