Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында гражданнар җыеннары башланды

Әлмәт районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары үз эшен башлап җибәрде. Көн тәртибендә – 2020 елга социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар.

Әлмәт районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары үз эшен башлап җибәрде. Көн тәртибендә – 2020 елга социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар. Авыл халкының Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән беренче очрашуы Бишмунча авыл җирлегендә узды. Гражданнар үзләрен борчыган сорауларны бирделар.


Эш нәтиҗәләре турында авыл җирлеге башлыгы Ришат Фазлыев сөйләде.

Авыл җирлеге составына Бишмунча, Кама-Елга, Ак-Чишмә авыллары һәм Бакчасарай поселогы керә. Җирлек территориясендә 905 кеше яши, шуларның 480е – эшкә яраклы, 206сы – пенсионерлар. Барлыгы 350 йорт хуҗалыгы. Биредә инфраструктура нык үсеш алган. Барлык социаль объектлар да бар. Җыенда халык исеменнән төрле сораулар яңгырады. Алар арасында сукбай этләрнең проблемалары, мәдәният йортына транспорт бирү, спорт мәйданчыгы төзү һ. б. бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса