Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләрне TikTok буенча бушлай курсларга чакыралар

Катнашучылар бергә яңа трендлы видеороликлар яздырачак, командаларда эшләячәк һәм популяр булачак.

Әлмәттә TikTok буенча бушлай курслар ачылачак, дәресләргә үз аккаунтларын үстерергә теләгән кешеләр чакырыла.

Курска язылучыларны бер айда TikTok ны куллану серләренә өйрәтәчәкләр. Курс педагоглары тәкъдим ителә торган видеоның сере нәрсәдә икәнен сөйләячәк, ни өчен видео һәм каналларга блок куялар һәм моны ничек булдырмаска дигән сорауларга җавап бирәчәк.

Әлмәттә яшәүчеләрнең TikTok ның барлык техник нечкәлекләрен, TikTok тагы видеороликлар һәм башка кушымталар монтажын өйрәнү мөмкинлеге бар.

Курс 20 гыйнварда башлана һәм бер ай дәвам итә. Укулар атнага ике тапкыр узачак.

Курсларга язылу өчен «Контакт» яшьләр киңлегендә анкета тутырырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса