Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дөнья инде беркайчан да элеккечә булмаячак

Ә бит кояш һаман шуннан чыга, шунда байый. Димәк, кешеләр үзгәрде.

Яшәеш агымын тизләтте кебек. Моңа кадәр дә акрын түгел иде, ә бу зәхмәт аны тагын да тизләтеп җибәрде. Ә без дөнья үзгәрде дибез. Дөнья микән?

Пандемия башланып, бөтен якка юлларны ябып, төнлә шәһәр урамнарында чир таралмасын өчен препаратлар сиптереп, өйдә эшләп, өйдә укып, фәлән сәгатьтән фәлән сәгатькә кадәр этләрне генә урамга «прогулкага» алып чыгып азапланган язгы көннәрдә, телевизордагы яңалыклар шул фраза белән башланды, шуның белән тәмамланды. «Дөнья инде беркайчан да элеккечә булмаячак...» Хәзер инде бу фразаны әйтүче бетте. Әллә әйтергә дип әйтүче юк, әллә модасы, әллә вакыты чыкты?..

Ә бит дөньяның элеккечә булмаганы һәм булмаячагы яңалык түгел. Черек бәрәңге ашамыйбыз, урак урмыйбыз, көлтә бәйләмибез, алай гына түгел, чит шәһәрдәге туганың белән телефоннан сөйләшер өчен почта бүлегенә барып заказ да бирмибез хәзер. Әйе, тормыш шартларыбыз, яшәү рәвешебез, кием, ашау-эчү - берсе дә әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, хәтта иллене узып баручы безнең бала чактан бик нык үзгәрде. Һәм без, кешеләр, үзгәрдек. Әле ничек кенә үзгәрдек! Матур киенәбез, тәмле ашыйбыз, шәһәрдә чишмә суын сатып алабыз, үз йомышыбызны йомышлаган өчен акча түлибез, укыганга, дәваланганга, тагын әллә нәрсәләргә түлибез. Кем әйтә инде дөнья элеккечә дип? Бүгенгене күрми, совет чорында яшәп, шул заманда ахирәткә күчкән берәү бәдрәфкә кергәнгә акча түләгәнне белсә, тагын бер кат үләр иде.

Үзгәрде. Хәзер ыштан балагына бер уч бодай салып кайтмыйлар, борчак урламыйлар. Хәзер миллиардлар, кирпече белән алтын урлыйлар. Элек бер уч икмәк өчен төрмәгә утыртканнар. Ә бүген, халык шагыйре Клара Булатова сүзләре белән әйтсәк:

Урлыйлар - тотылалар, Бирәләр - котылалар.

Менә шулай.

Яшәеш агымын тизләтте кебек. Моңа кадәр дә акрын түгел иде, ә бу зәхмәт аны тагын да тизләтеп җибәрде. Карагыз, без хәзер нинди көйләр язабыз, нинди җырлар тыңлыйбыз? Борынгы җырлардан «Кара урман», «Салкын чишмә», аннан килеп 2000 елга кадәргеләрне санасак та, салмак, моңлы җырлар никадәр. Чөнки бит җәяүләп, яки ат арбасына, чанасына утырып, әллә ни кыздырып бара алмыйсың. Әкрен генә барганда «койрыкны чәнчеп чаба торган» җырны җырлап булмый бит инде. Ә бүген барыбыз да ашыга, кабалана, йөгерә. Әйтерсең лә артыбызга «күк таш» тидергәннәр. Җәяүлесе дә чаба, велосипед, мотоциклга атланганы да. Машинаны инде әйтеп тә торасы юк. Машинаң сәгатенә180 км тизлек белән белән чапканда сузып кара син «Иске кара урман»ны. Теләсәң дә, ул тизлектә бу җырларны җырлап булмый. Бу үзгәреш түгелме? Бу бит яшәеш, тормыш агымы.

Ә бит кояш һаман шуннан чыга, шунда байый. Су да агу юнәлешен үзгәртми. Димәк, кешеләр үзгәрде. Элек авылларда һәр йортның капка төбе саен утыргыч бар иде. Кичен, эштән арып кайткан булсалар да, тирә-күрше бер-берсен күреп, хәл белешеп гәп корып утыра иде. Шул капка төпләрендә ике дистәгә якын бала-чага, эреле-ваклы яшүсмер «Казаки-разбойники», «Такта тибеш», тагын әллә нинди уеннар уйный. Билгеле бер вакыт җиткәч, терекөмеш кебек, өйләренә тарала. Борыннарына «ис» кергәннәре клуб тирәсенә китә иде. «Иртән эшкә, көтүгә торасы бар» дип ник берсе балаларны кусын. Өлкәннәр тәҗрибәле. Балаларының борчу-мәшәкатьсез чаклары бер вакыт кына икәнен беләләр. Шуңа күрәдерме, аларның тавышына сабыр иткәннәр, әллә инде күңелләре киң булган. Тора-бара капка төпләреннән ул утыргычлар юкка чыкты. Кеше утырмасын дип, хуҗалары аларны ишек алларына кертте. Чыкканда үзе тотып чыга да, утырып арыгач, тотып кереп китә.

Бәлки алар дөрес тә эшлидер. Чөнки анда килеп утырган күрше абзыең да, сөйләшеп, тәмәке тартканнан соң, төкереп, тәмәке төпчеген шул күршесенең капка төбенә ташлап китә. Төнлә килеп утырган яшьләр дә көнбагыш чүпләрен, чипсы капларын шунда калдыра. Ә без дөнья үзгәрде дибез. Дөнья микән?

Телевизор экраннарыннан икмәк үстерүчеләр, сыер савучылар, завод-фабрикаларда эшләүчеләр турында сөйләгәнне ишеткән-күргән бармы? Табиблар, укытучыларны да әле шушы пандемия кузгалгач кына искә төшерделәр. Чөнки балаларын өйдә укытып иза чиккәч, авырып, табиб барлыгын искә төшергәч кенә сүз

кузгалды. Бүген каш ясаучылар, йон йолкучылар, керфек, тырнак үстерүчеләр почетта. Шул һөнәрләр көн үзәгендә. Хәзер үгез кебек, әзмәвердәй ир-егетләр базар-кибетләрдә хатын-кызларның эчке киемен сатып тора.

Һаман алга барабыз. Бөтенебез компьютерда, телефонда, интернетта. Бөтен дөнья гайбәтен белеп торабыз. Әйе, дөнья хәзер элеккечә булмас диләр. Дөнья элеккечә, ә менә без элеккечә түгел. Без - кешеләр башка. Менә монысы хак!

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса