Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанлылар өч яшьлек Сәйдә Йосыповага ярдәм итә ала

Кыз миелодисплазия (арка мие үсешенең бозылуы) белән авырый.

Мәкерле авыру аркасында тәннең билдән түбән урнашкан өлешләрендә тайпылышлар күзәтелә, очлыкларның сизгерлеге бозылган.

Кыз мүкәләп кенә йөри һәм әйбергә таянып кына тора ала. Аяклары аны тыңламый, бала аларга кагылуны начар тоя. Сәйдәгә үз вакытында ярдәм кулы сузмасаң, симптомнар акрынлап көчәеп, бөтенләй аяксыз калырга мөмкин.  Сәйдә Йосыповага ашыгыч рәвештә кыйммәтле операция ясарга кирәк. Кызга битараф булмаган һәркем ярдәм күрсәтә ала. Аны дәвалау өчен акчаны «Алеша» хәйрия фонды җыя. 

Кызга катлаулы һәм кыйммәтле нейрохирургия операциясе генә ярдәм итә алачак. Аны Израиль табибы Шимон Рохкинд ясарга риза булган.

Операциянең бәясе 45 мең евродан артык, яки 4,3 миллион сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта 2,7 миллион сум җыелган. Сәйдәгә ничек ярдәм күрсәтү һәм аның авыруы турында тулырак мәгълүмат белән хәйрия фонды сайтында танышырга мөмкин. 

 https://aleshafond.ru/children/saida-yusupova

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса