Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Бүтән миннән кием сорама!»

Хәтерләсәгез, совет чорында бер дигән мәктәп формалары бар иде: кызларның канатлы алъяпкычлы көрән күлмәкләре, малайларның китап рәсемле шеврон теккән кара-зәңгәр костюм. Ул костюмнар бары тик укырга, бәйрәмгә һәм шәһәргә барганда гына киелә торган иде.

Уку елына әзерлек йөзеннәндер, әни белән Әлмәткә барырга чыктык. Бәхеткә, кибет яныннан ук бер автобус утыртып та китте. Шәһәрдә кирәк-яракны алып, бераз шәһәр урамын таптагач (гел җәяү йөрибез, чөнки авылдан килгәч, шәһәрләрендә күңел болгана), әни:

- Улым, синең костюмың кайда? - дип сорап куймасынмы. Мин ык-мык иттем, тик кайда калдырганымны хәтерләмәдем. Әни, авыл хатыны булса да, шәһәр урамын ярып кычкырып тормады (авылда булса, күрше авылга ишетелерлек итеп әйтер иде). Үзәккә үтәрлек, кайтып җиткәнче еларлык итеп: «Бүтән миннән кием сорама!» - диде дә, сүз шуның белән тәмам булды. Ул ике сөйләми иде. Тик кайсыбызның бәхете җиңгәндер, авылга кайтып, кибет янына җитәрәк кибетче Фәния апа:

- Гайни апа, бу сезнеке түгелме? Шушы авылныкылар иде бугай, дип бер шофер калдырып китте, - дип минем костюмны күтәреп чыкты. Кирәк бит шулай булырга! Кем күбрәк куангандыр - минме, әллә инде иртәнге өчтә торып, гомер буе сыер савып, акчасын санап тота белгән әниме?!

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса