Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Давай довезу»

Җир йөзендә яхшылык күбрәк шул. Лениногорск педагогия училищесында укыйм. Сагынып бик интегәм. Әлмәттән җиде кеше укыдык бер курста. Тик шимбә, бәйрәм ялларында да беребезне дә берни тотып тора алмады.

Шимбә җитсә, бәйдән ычкынган эт кебек, дүрт ел өйгә «чаптык». Әлмәтлеләрнең яхшы, ничәдәге рейска утырсалар да, өйләренә алып кайта. Ә миңа шәһәрнең Бигәш башына чыгып, узгынчы машина тотарга кирәк.

Кыш. Инде күптән караңгы төшсә дә, кар яктысы бар. Басып торам. Өметсез шайтан гына дип, утыртмаган һәр шоферга исәнлек телим. Әби шулай өйрәткән иде. Кем әйткәндәй, «чукча не дурак», мине утыртырга тиеш дигән закон язылмаган бит әле. Торам, киредән шәһәргә, әнинең сеңелләренә куна кайтасы килми, елыйсы килә. Шунда кадәр җиткәч, өйгә кайтасы килә бит. Шулвакыт яныма берәү туктады да: «Куда едешь?» - диде. Мин автобуска керә-керә: «Кичуй товарный парк», дидем. Ул вакытта Кичүчатны әллә белмәделәр, бөтенесе шулай дип утыра иде. Мин кереп чумдым, бик бәхетле идем. Автобуста миннән гайре берәү дә юк. Машина Нагорный чокырына җитә башлауга, мин торып бастым. «Ты чего встал, до Кичуя далеко еще», - диде ул. Үземнең Кичүчатка кайтуымны әйттем. Шофер минем авылга ничек керүем белән кызыксынды. Монда кайтып җиткәч, миңа инде башка берни дә кирәкми иде. Шунда ул:

– Мне все равно до вахты нечего делать, давай довезу, - дип авылга кертеп чыкты. Рәхмәт әйтеп, машинадан төшкәч, мин туктамый өйгә кадәр йөгердем. Туган йортта булу вакытын бик тә, бик тә озайтасым килә иде.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса