Әлмәт таңнары

440 шешә алкоголь сатудан алынган

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы полиция белән берлектә кибетләргә рейдлар белән чыгуны дәвам итә.

Күптән түгел бер сату ноктасында косметик лосьон сату очрагы фаш ителә. Нәтиҗәдә 41 шешә "фанфурик" сатудан алына. Тикшерү әлеге сыеклыкның косметик лосьон булмавын, ә этил спирты (60,6 % лы) һәм су катнашмасы булуын күрсәтә. Шулай ук көнкүреш химиясе сата торган тагын бер кибеттә дә шуңа охшаш очрак фаш ителә. Анда да косметик чара дип "фанфурик" сатканнар. 440 шешә очсыз алкоголь продукциясе шунда ук сатудан алына. Ике очракта да кибет хуҗаларын административ җаваплылыкка тарталар. ТР Арбитраж суды аларга 10 000 сум күләмендә штраф түләргә дигән карар чыгара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: