42 яшьлек йөкле ханымның баласын ярып алганнар
Яр Чаллыда КАМАЗ шоферының юлны карап җиткермичә борыла башлавы аркасында аның таккычына ВАЗ-2114 машинасы килеп бәрелә.
ВАЗның шоферы белән бер пассажиры тән җәрәхәтләре алалар. Аларны шифаханәгә озаталар. Ә менә йөклелекнең 7 нче аенда булган 42 яшьлек пассажир ханымның баласын ярып алырга туры килә. Операция уңышлы уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа