40 яшьлек адәм Интернет аша кешеләрне алдаган
Полиция шикле дип табылган әлеге адәмне тоткарлаган һәм хәзер аннан зыян күрүчеләрне эзли.
Татарстанда яшәүче 40 яшьлек бер кеше Интернетта арзанрак бәягә автомобиль запчастьлары сату турында белдерү урнаштырган. Аның кармагына эләгүчеләргә ул банк картасына алдан бераз акча күчерергә тәкъдим итә торган булган. Һәм аннары югалган. Мошенник счетына 40 мең сум акча күчергән Казан кешесе полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң аның эзенә төшкәннәр. Хокук сагында торучылар мошенникның башка корбаннарын 291-48-21 яки 02, 052 (аноним) номерлары буенча элемтәгә керергә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа