Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

34 яшьлек ир-ат йортны шартлату белән янап, әнисен коткармакчы булган

Түбән Кама шәһәрендә полиция бүлегенең дежур частена шалтыратып, 34 яшьлек ир-ат хокук сакчыларына әнисен азат итмәгән очракта газ ачып йортны күккә очыру белән янаган.

Ә әнисе хулиганлык гамәлләре өчен тоткарланган була. Бу ханым элеккеге иренең торган җиренә барып, фатир ишеген ваткан. Улы исә әнисен законсыз тоткарладылар дип ышанып, үзе үк хокук бозу юлына баса. Хәзерге вакытта террорчылык турында ялган хәбәр тараткан өчен җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.

Узган ел республикада Җинаять Кодексының шушы маддәсе буенча 18 эш судка җибәрелгән булган. Бу елның узган чорында 7 очрак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250