34 яшьлек хатын 100 пакет наркотик белән тотылган
Чаллыда метилэфедрон наркотигы белән 34 яшьлек хатын-кыз тоткарланган.
Әлеге ханымның машинасында 512,8 грамм авырлыкта 100ләп пакет наркотик табылган. Тоткарланучы әлеге наркотикларны Россия шәһәрләренең берсендә сатып алуы һәм Чаллыда сатырга теләве хакында сөйләгән.
Әлеге факт буенча җинаять кузгатылган. Гаепләнүчегә 10-20 елга ирегеннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа