Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

33 яшьлек хатын-кыз, булмаган нәселле этләрне интернетта «сатып», акча эшләгән

Йошкар-Олада 33 яшьлек бер хатын ике ел дәвамында интернет аша чынлыкта булмаган нәселле этләрне «сатып» акча эшләгән.

Хокук саклаучылар законсыз эш белән шөгыльләнүче мошенникның эзенә төшкән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, хатын 17 ялган эштә гаепләнелә, гомуми зыян күләме 150 мең сумнан артык. Ул яшәгән фатирдан тугыз кесә телефоны, ике ноутбук, планшет, 46 сим-карта, сигез банк картасы табылган. Хатын акчаларны наркотиклар алу өчен тоткан. Аңа карата җинаять эше ачылган.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса