Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

320 тапкыр пычак белән кадаган

Өйдәшен үтергән вакытта 45 яшьлек ханым нык исерек булган.

Яшел Үзәндә никахсыз яшәүче бер пар көне буена эчә. Кичкә таба аларга шешәдәшләр килеп кушыла. Өстәл артында 46 яшьлек ир белән әлеге ханым арасында низаг килеп чыга. Хатын кухня пычагы ала да иргә пычак белән кадый. Кунаклар ирне яклыйлар һәм аның пычагын тартып алып, ашыгыч ярдәм чакырталар. Ләкин медикларга ишек ачучы булмый. Яраланган ир аңына килгәч, тагын эчүчеләргә кушыла. Ике кунак ир исереп йоклап киткәч, хатын үч алуын дәвам итә - иргә 320 тапкыр пычак белән кадый. Вакыйга булган урынга килгән полиция хезмәткәрләренә хәлне ачыклау бик авырга туры килә, чөнки бар да үзләрен белештермәслек хәлдә исерек була.

Өйдәшен үтерүдә гаепләнүче хатынны суд эскәмиясе көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса