32 яшьлек ханым ел буе кызын кыйнаган
Татарстанның тикшерү комитеты Азнакайда яшәүче 32 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгаткан.
Тикшерү юрамасы буенча ул узган ел исерек килеш үзенең 10 яшьлек кызын даими рәвештә кыйнаган. Ханым үзенең җинаятьтә катнашы булуын тулысынча таныган. Хәзерге вакытта дәлилләүне ныгыту өчен тикшерү гамәлләре үткәрелә, җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа