Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

30 градуслы салкында баланы җәмәгать транспортыннан төшереп калдырганнар

Бала шәһәр транспортына утыргач кына үзенең билетын югалганын ачыклый, ә түләргә акчасы булмый...

- Тугыз яшьлек кызым «Каравелла» отрядыннан 18 нче автобуска утырып кайта иде. Гадәттә, тукталышка чаклы 10-15 минут барганнан соң ул автобуска утырып төшке ашка кайтып җитә торган иде, бу юлы бер сәгатькә соңарды, - ди баланың әнисе Ирина Колтышева.
Кайткач баланың сөйләгәннәре әнине шок хәлендә калдыра. Кыз, күрәсең, юлда билетын төшереп калдырган. Телефоны да бу вакытта эшләмәс булган. Түләргә акчасы булмаган баланы кондуктор автобустан куып төшергән. Бала өч тукталыш араны 30 градуслы салкында җәяү кайтырга мәҗбүр булган. Бу хәлдән соң әни кеше тиешле оешмага шикаять язган. Баксаң, бу хәлне күреп калган шаһитләрнең берсе шулай ук җалоба юллаган булган. Хәзерге вакытта кулланучыларның сәламәтлеге һәм куркынычсызлыгы таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәткән өчен кондукторга карата җинаять эше кузгатылган ди.
Бу хәл Екатеринбургта була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса