Әлмәт таңнары

30 апрель – янгын сүндерүчеләр көне

Батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек асыл сыйфатлары белән аерылып торган кешеләрнең - янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме якынлаша.

Янгыннарга каршы көрәшне оештыру тарихы 15 нче гасырга ук, Василий Темный патшалык иткән чорларга барып тоташа. Моннан өч гасырдан артыграк элек янгынга каршы беренче дәүләт указлары дөнья күрә. Аларда ут белән ничек эш итү кирәклеге, аңардан нинди шартларда файдалана алу мөмкин булуы турында бәян ителгән була.
Петр Беренче патшалык иткән чорда исә янгын сүндерү эшчәнлеге алга таба билгеле бер адым ясый. Петербургта агач йортлар төзү тыела. Шәһәрдә яшәүчеләргә үз йортларында аена бер мәртәбә мич торбаларын чистартырга әмер бирелә. Көн саен "төтен чыгару" бөтен урыннарда да рөхсәт ителми. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар билгеләнә. Янгынга каршы чаралар турында инструкцияләр һәм патша указлары ул вакыт өчен шактый зур тиражлар белән бастырыла һәм кала-салаларга таратыла. Аларны якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә чиркәүләрдә кычкырып укый торган булалар.
Петр Беренче боерыгы белән ил буйлап утка чыдам крестьян ызбалары һәм ишегалларының планнары һәм рәсемнәре бастырыла. Мичләрнең төзелеше турында указны да ул яза һәм чыгара, Мәскәүдә часовнялар санын киметә. Агачтан эшләнгәнлектән аларда шәмнәрдән янгын чыгу куркынычы зур була. Тәүге янгынчылар командалары Мәскәүдә һәм Петербургта 19 нчы гасыр башында төзелә. Ләкин примитив техника, янгын сүндерү өчен нәтиҗәле чаралар булмау ут белән бик үк уңышлы көрәшергә мөмкинчелек бирми.
Әлбәттә, гасырларга сузылган тарихи еллар дәвамында норматив документларда да, янгын сүндерүчеләрнең эш шартларында да, атап әйткәндә, техника белән тәэмин ителештә күп нәрсә үзгәрә. Ләкин бер нәрсә шул килеш кала: күп еллар электәге кебек үк, бу өлкәдә бары тик кыю, батыр, тәвәккәл, фидакарь кешеләр генә эшли һәм бүген дә алар халыкның иминлеге сагында уяу хезмәт итүләрен дәвам итәләр.
Безнең 15 нче янгын часте - чын профессионаллардан торган зур коллектив. Ул тупланганлыгы, татулыгы, иптәшләрчә ярдәмләшү рухы белән аерылып тора. Чөнки һәркем белә: иптәшләреңнең тормышы синең ничек эш итүеңә бәйле булса, синең тормышың аларның җитезлегенә һәм җаваплылыгына бәйле.
Янгын сүндерү хезмәтенең күп кенә ветераннары бүген дә сафта, бай тәҗрибәләрен яшь хезмәткәрләр белән бик теләп уртаклашалар. Күбесенең батыр хезмәте югары Ватан бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Ә утлы фронт сугышчыларының яшь буыны өлкән буынның данлы традицияләрен дәвам итә, илебезнең янгын куркынычсызлыгы сагында уяу тора.
Янгын сүндерүче һөнәре җиңелләрдән түгел, дисәм, берәү дә каршы килмәс дип уйлыйм. Бу бит экстремаль шартларда, тормышыңны куркыныч астына куеп эшләү һәм шул ук вакытта башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен гаять зур җаваплылык та.
Безнең 15 нче янгын часте коллективы бүген "Татнефть" ААҖ производство объектларының сакланышы һәм берөзлексез эшләве өчен дә җаваплы. Моннан тыш, без Әлмәт районының якындагы торак пунктларында килеп чыккан янгыннарны сүндерүдә дә катнашабыз. Шулай ук ЮХИДИ һәм ашыгыч ярдәм машинасы белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләренә дә барабыз.
Янгын часте хезмәткәрләренең төп бурычы - һәрдаим тулы сугышчан әзерлектә булу. Нәкъ менә шуңа күрә бездә профилактик эшкә зур игътибар бирелә, объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә контрольлек ителә, анда эшләүчеләр белән дәресләр үткәрелә.
Һөнәри бәйрәмебез алдыннан частебыз хезмәткәрләрен, ветераннарын ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, җиңел булмаган, әмма мактаулы эшләрендә уңышлар, имин булуларын телибез. Янгын тревогасы сигналлары сирәк яңгырасын иде.


Д.АРСЛАНОВА,
15 нче янгын часте инженеры.

Фото: http://lyubertsy.jazi.ru/ru/hobby_and_sport/tourism/vouchers/misc/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров